Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [48.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Сибгат Хәким 1911 нче елның 4 нче декабрендә Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 нче елда Казанга килеп Татрабфакка укырга керә, ә икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчә. 1937 нче елда әлеге институтны тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында, аннары "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә эшли.

Ватан сугышы башлангач, 1941 нче елның июнь аенда армиягә алынып, Сибгат Хәким 1946 нчы елның маена кадәр хәрби хезмәттә була. Сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек фронтта көрәшә. Армиядән кайткач, ул кабат "Совет әдәбияты" журналы редакция­сенә эшкә урнаша, ә 1950 нче елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

Ул халык шагыйре Тукайга багышланган "Пар ат" һәм "Шагыйрь­нең балачагы" исемле поэмалары белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Сибгат Хәкимнең иҗат колачы сугыш һәм аннан соңгы елларда тагын да киңәя. Бер яктан, ул, сугыш темасы белән дәвамлы кызык­сынып, күпсанлы шигырьләр һәм "Курск дугасы" (1948), "Дала җыры" (1948), "Бакчачылар" (1952), "Дуга" (1968), "Күги" (1983) кебек поэ­маларын яза һәм аларда сугыштагы кеше язмышын төрле яклап яктырта. Икенчедән, аның иҗатында туган як темасы торган саен киңрәк урын ала. Күп кенә лирик шигырьләрендә, "Үрләр аша" (1964), "Васыятьләр" (1969), "Кырыгынчы бүлмә" (1971), "Дәверләр капка­сы" (1974) поэмаларында туган-үскән җиренең үткәне һәм бүгенгесе, аның аерым күренекле шәхесләре турында уйлана, кызыклы шигъ­ри күзәтүләр ясый. Өченчедән, Сибгат Хәким кешенең нечкә хисләрен үзгә бер моң белән сугарып чагылдырган лирик җырлар авторы булып таныла. Дөрестән дә, аның "Юксыну" (Ш. Мәҗитов көе), "Фазыл чишмәсе", "Таң атканда" (халык көйләре), "Башка бер­ни дә кирәкми", "Кайда да йөрәктә" (М. Мозаффаров көйләре), "Өзелгәнсең сиреньнән" (Н. Җиһанов көе), "Бу кырлар, бу үзәннәрдә", "Кем уйлаган" (Җ. Фәйзи көйләре), "Бер тауда ун чишмә" (Ә. Фәттах көе), "Әй, язмыш, язмыш" (С. Садыйкова көе) кебек җырлары бүген дә үзләренең яңгырашын югалтмыйлар.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^