Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [49.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

КЫРЫГЫНЧЫ БҮЛМӘ

(Поэмадан өзек)

Әти — Әтнә базарыннан.—

Бәйрәм!

Чана башын тизрәк актардым,

Ат печәне, салам арасыннан,

Арасыннан чиста ак карның

Күмәч чыкты, китап-Тукай чыкты.

Әкиятләре белән, кар белән

Тукай керде өйгә, казанда аш

Бөтен дөнья тулган пар белән.

Тукай керде өйгә, түргә узды,

Күңелләргә әфсен - ут өрд

Малайлыкның алтын тәхетендә

Таҗын киеп Тукай утырды.

Җитте яшьлек, янда Тукай, бездә

Мыек та юк, бары яшь төкләр

Икебез дә егет, икебез дә

Тик егерме җиде яшьлекләр.

Бәхетле чак, яшь чак, ялкынлы чак-

Күңелләрне сүзсез эреткән;

Гомер алда, мәхәббәтем алда,

Бар да алда: хыял, өметләр...

Янда Тукай... Рухы кагына өстә,

Йөрәк сизә, тоя, сикерә.

Аның белән мин барырга риза

Җир читенә, дөнья читенә.

Берсе сөя; берсе суга торган

Тәкәббер һәм горур канатлар

Җилпенәләр бертуктаусыз өстә,

Тукай җигеп биргән "Пар ат"лар

Илтә алга, чокырларны күрмим,

Куллар минем аңа тотынган,

Очам алга, исергәнмен тәмам

Илаһи рух - Тукай рухыннан.

Туйдан туйга чаптым, күңел чуар,

Атлар чуар, туйлар чуар күк;

Ак күбеккә төшергәнче чаптым,

Күбекләрен җилләр юар күк.

Кердем чабып, алда чиксез киңлек,

Бүтән дөнья алда бар сыман;

Нәкъ уртада, юлда атларымның

Тотты тормыш ныклап башыннан:

Төш, җиргә бас, җәяүләп бар, йөгер

Үт тиешле ике араны...

Ике ара: бишьеллыклар, чорлар.

Без гел бергә: эне-агалы...

Ике ара: сугыш... Үрмәләп уз,

Укмаштылар каннан ак карлар...

Кайсы фронт бураннарында сез

Адаштыгыз, минем чаптарлар?..

Калдырыгыз ташлап мине кырда,

Пулеметлар кайнар, туп кайнар...

Янда һаман Тукай, мин аңладым:


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^