Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [51.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ

Әй, язмыш, язмыш,

Туган җиремнең

Тугач та сеңгән

Миңа үз төсе,

Кая барсам да

Мин шат, канатлы,

Ирекле, азат,

Һаман үз кеше.

Әй, язмыш, язмыш,

Теләмим берни,

Башка бер җәйне

Мин үз җәемнән,

Аерма мине

Шушы туфрактан,

Кара икмәгем,

Сөтле чәемнән.

Әй, язмыш, язмыш,

Читтә сулырмын

Сусыз гөл кебек

Кайгыдан-моңнан;

Аерма мине

Өй түрендәге

Миләшләремнән,

Каеннарымнан.

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Шигырьдә автор нәрсә әйтергә теләгән? Шул турыда сөйләгез.

2.  Бу әсәр сезгә ошадымы? Ошаса ни өчен?

3.  Язмыш сүзен сез ничек аңлыйсыз? Сыйныфыгызда шул турыда әңгәмә үткәрегез.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^