Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [56.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Ибраһим Гази 1907 нче елның 4 нче февралендә Татарстанның Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында ярлы кресть­ян гаиләсендә туа. Балачактан ук ятимлек михнәтләрен үз башын­нан кичерә. Ятим буларак, 1919—1924 нче елларда Тәтештәге бала­лар йортында тәрбияләнә һәм шунда урта белем ала. 1924 нче елда аны Казандагы партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1926 нчы елда мәктәпне тәмамлагач, төрле урыннарда комсомол эшендә эшләү белән бергә, Ибраһим Гази Казанда чыккан "Авыл яшьләре" журналы белән "Кызыл яшьләр" газетасының редакторы да була. Нәкъ менә шул елларда ул иҗат эше белән дә шөгыльләнә башлый. 1929 нчы елда матбугат битләрендә аның беренче парчалары басыла. Болар белән рухланып китеп, ул бер-бер артлы "Кичке алтыда", "Байраговның көнлек дәфтәреннән", "Бармак", "Көмеш сулы Нурминкә", "Брига­дир кыз" кебек хикәя һәм повестьларын яза. Аларда башлыча шул чор яшьләренең көндәлек тормыш-көнкүреше, хезмәте һәм уй-хисләре чагылдырыла. 1939 нчы елда язылган "Катя Сорокина" исемле хикәясе, заман кешесе образын бирүдә, яшь авторның каләме шак­тый шомарганын күрсәтте.

Утызынчы елларда И. Гази тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә башлый. Бу вакытта ул Чехов, Горький, Салтыков-Щедрин, Мопас-сан, Золя кебек әдипләр әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүдә уңыш­лы адымнар ясый.

Бөек Ватан сугышы башлану, башка язучылар кебек үк, И. Гази иҗатында да зур үзгәрешләр тудыра. Ягъни ул шушы дәһшәтле чынбарлыкка йөз белән борыла. 1943 нче елдан сугышның ахырына кадәр фронтта була, анда татар телендә чыккан газеталарда коррес­пондент булып эшли, шунда күргән-кичергәннәренә нигезләнеп күпсанлы очерк-хикәяләр һәм "Алар өчәү иде" повестен яза. Бу по­вестьта сугыш чынбарлыгының төрле-төрле күренешләре, беренче чиратта совет кешеләренең батырлык үрнәкләре күрсәтелә, дошман­ның кансызлыгы фаш ителә. Сугыш беткәч язылган "Без әле очра­шырбыз" повестенда батырлык темасын яктырту белән бергә, су­гыштагы кешеләрнең мораль-этик йөзен ачуга да игътибар бирелә.

Сугыштан соң Ибраһим Газиның иҗат колачы тагын да киңәя. Бер яктан, ул заман тормышының төрле-төрле якларын яктыртырга алына. "Алмагачлар чәчәк ата" повестенда (1950) сугыштан соңгы авыл тормышын яхшырту турында сүз бара, "Гади кешеләр" рома­нында (1955) автор укучыны нефтьчеләр дөньясына алып керә, "ка­ра алтын" чыгаручыларның гыйбрәтле язмышларын алга бастыра. Икенче яктан, Ибраһим Гази 30 нчы елларда ук үзенең бала һәм яшүсмер чакларында күргән һәм кичергәннәренә нигезләп яза баш­лаган әсәре өстендә эшен дәвам итә һәм шулай аның "Онытылмас еллар" исемле мәгълүм трилогиясе туа. Биредә ул татар халкының революция алды елларындагы һәм егерменче еллардагы катлаулы һәм каршылыклы яшәешен тасвирлый. Бу трилогия өчен И. Гази 1969 елда республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^