Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [57.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

АК СИРЕНЬ

Сания, әнкәй күрмиме дип, күзләрен як-якка уйнатып алды да кулындагы көзгегә бик озак итеп карап торды. Ул башын әле бер якка, әле икенче якка аудара, бармак очы белән кашларына тиеп-тиеп куя иде. Аннан соң ап-ак тешләренә карап торды. Аның ир­кендә булса, бу кара кашларны ул бераз нечкәрәк итәр иде. Кер­фекләрне озынрак һәм куерак, ә борынын-кечерәк... Ләкин, ни аяныч, төзәтеп булмый шул инде аларны...

Сания, җиңелчә уфылдап, көзгесен мендәр астына тыкты да ба­рып география китабын алды, өстәл янына килеп утырды.

Саниягә быел ундүрт тула. Әнисе әйтә кызына:

- Кызым, битеңне ник гел юып торасың? Тишеп чыгарасың ич инде,—ди, көлә.

Туктаусыз үтүкли торгач, Сания кичә күлмәген яндырды. Ә бу көзгегә ник шулай карыйсы гына килеп тора икән? Мәктәптә дә малайлар күрмәгән арада көзгесен портфельдән чыгара да ялт карап ала.

Сары тышлы калын дәфтәренә бит-бит шигырь күчерде. Әнкәсе юкта аларны кычкырып укый. Кайвакыт шундый дулкынланып укый башлый, күзләреннән кайнар яшьләр тәгәрәп чыга. Сания бу татлы яшь тамчыларын сөртеп алырга ашыкмый. Патефонда һаман бер җырны җырлата: "Син генә, син генә..." дип пластинка моңаеп ка­батлаган җирдә Саниянең иреннәре тетрәнеп куя.

Көн саен кинога чаба торган кыз кинога бармас булды. Гел өйдә утыра. Яраткан эше-тәрәзә каршына килеп, урамга карап тору... Трамвайлар уза, машиналар чаба... Кешеләр ашыга-ашыга каядыр баралар... Сания елмая. Нинди кызык күрде соң ул урамда? Нигә елмая? Үзенең күңелендәге татлы уйларына елмая ул...

Әнкәсе әллә ничә тапкыр әйтте инде: "Маңгаең белән тәрәзәгә кадалып торма, ватарсың!"-диде. Бүген дә Сания дәресләрен ашык-пошык бетерде дә ачык тәрәзә каршына барып басты. Урамда май. Урамда чәчәк исе. Урамнан узып баручы кызларның кулларында ак сирень.

Кичке сменада укучы балалар озакламый мәктәптән кайта башлар­лар. Санияләр тәрәзәсе турысыннан шаулашып, котырышып узар­лар. Сания аларга карап калыр.

Чәчләрен ат ялыдай үстергән бер малай сары портфелен болгый-болгый шулай ук Санияләр тәрәзә каршыннан йөгереп узар. Портфелен болгый-болгый, сызгыра-сызгыра...

Саниянең көн саен карап калуын беләме икән ул? Ә бит үзе Санияләр белән күрше өйдә генә тора. Биш катлы яңа өйдә... Өчен­че катта. Тәрәзә төпләрендә кызыл кыңгыраулы гөлләр үскәнен дә белә Сания. Барысын да белеп тора ул: көтә "чәчнең" кайчан мәктәптән кайтуын да, стена газетасына шигырь язуын да... бары­сын да... Ә ул малай, тәрәзә төпләрендә кызыл кыңгыраулы гөл үсә торган тузма башлы малай, Саниянең нишләп шулай көн саен тәрәзә каршында басып торганын беләме икән соң?

Мәктәптә булган Яңа ел кичәсендә шушы малай (малай дигәч тә ул инде тугызынчыда укый), бодай көлтәсе хәтле чәчләрен тузды­рып, Маяковский шигырьләрен укыган иде. Шул кичәдән соң Сания Маяковскийны үлеп ярата башлады. Иптәш кызлары әйтәләр: "Фу, Маяковский...Аңлашылмый ич ул,-диләр,- Есенин булса әле менә..."

Сания аларның сүзләренә каршы серле итеп елмая гына... Өйгә кайткач, Маяковскийны кычкырып укый. Күрше хатыны Диләфрүз апа беркөнне Саниянең әнисенә әйткән: "Сезнең кызыгыз артист булырга укыймы әллә югыйсә? Без стена аша ишетеп торабыз, тач артистларча кылана!"—дигән.

Тәрәзә каршында бүген ул бик озак басып тора инде. Каршы йортларда утлар кабынып өлгерде. Багана башларында да утлар бал­кый. Саниянен генә күңелендә караңгы... Кичке мәктәптә укучы ба­лалар кайтып уздылар. Портфель бутап йөрүче малай гына күренмәде. Әлеге шул көлтә чәчле малай. Малай дигәч тә ул инде... тугызынчы­да. Кичке сменада укый. Кайтмады бит бүген ни өчендер...

Ачык тәрәзәдән бүлмәгә кичке шәһәр тавышы агыла... Серле та­выш. Чыркылдап көлгән тавышлар... Пышылдашкан тавышлар. Әллә язгы төн үзе шундый серле итеп пышылдыймы? Әллә тротуар тутырып йөрүче кызлар пышылдашып сөйләшәләрме? Бу серле та­вышлардан Саниянең күңеле иләс-миләсләнә. Бала чактагы кебек, әнкәсенең муенына барып сарыласы килә.

Саниягә бик моңсу, бик... Мен аваздан да аерыр иде Сания сызгыра-сызгыра йөгереп узган тавышны... Кайтмады...


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^