Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [58.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Менә ул кинәт көзге каршына йөгереп барды да ашыгып чәчен төзәтте, аннары плащын алып киде. Юеш чүпрәк белән туфлиен сыпырды да урамга йөгереп чыкты. Нишләмәкче ул? Сорасагыз Са­ния үзе дә әйтеп бирә алмас. Өйдә бик күңелсез... Өйдә утырасы килми. Каядыр барасы килә, кемгәдер нидер әйтәсе килә. Йөрәге өзлексез талпына. Шушы йөрәк талпыну Санияне урамга алып чы­гып китте бит инде.

Машиналар чабып уза, трамвайлар... Сания дә әкрен генә урам буйлап атлый. Багана башларыннан электр нуры агыла... Шәһәр көндезге кебек яп-якты. Урам тулы кеше. Саниянең каршысына да киләләр, Санияне куып узып та китәләр. Егетләр-кызлар, бармакла­рының очларына гына тотынышып, башларын чөя-чөя атлыйлар...

Кинотеатр каршында кеше бик күп. Сания дә шунда килеп тук­тады. Басып карап тора. Кинога керергә аның акчасы юк. Булса да кермәс иде. Керәсе килми.

Сания чәчәк сатучы хатын янына килде. Хатын кәрзиндәге си­реньнәрен мактый-мактый сата. Акчасы булса, Сания хәзер бер бәйләм ак сирень алыр иде. Алыр иде дә... Кинәт... Саниягә ни бул­ды? Ул таң калып карап тора. Бу ул ич... Портфелен почмагыннан чеметеп кенә тоткан... Көлтә чәчләрен матур итеп артка тараган. Кәрзиннән сирень чәчәге сайлый. Сания йөгереп китеп бармакчы иде, кызның аякларын ниндидер җиңеп булмас көч бәйләде дә һич җибәрми Китмә, ди, карап тор, ди...

Нишләп әле Саниянең күзләрендә мондый томан? Нишләп әле трамвайлар икегә өзелә, кеше битләре коймактай җәелә? Юк, ул еламый... Юк! Ләкин керфекләре ник бу хәтле авырайды?

Бер кулында сары портфель, икенче кулында ак болыттай ак сирень бәйләме. Күзләре елмаюлы... Сирень бәйләмен ул янындагы бер кызга тоттырды. Кызның куллары нәзек кенә... Нәзек һәм ап-ак... Ак кулда ак сирень. Иреннәрендә ялкын... Күзләре тулы нур... Икесе дә елмаешалар... Бер-беренә карашалар да елмаешалар. Сания­нең йөрәгенә ниндидер үткен нәрсә килеп кадалды, кадалды да сулык-сулык сызлата... Ак кыз ак чәчәк күбегенә борын очын орынды­рып алды... Аннары икесе дә балкышып китеп бардылар...

Сания ничек кайтып җиткәнен хәтерләми. Ул өйгә кермәде, ка­раңгы ишегалдында шыпырт кына йөрде... Бик озак йөрде. Анна­ры... аннары таш стенага кайнар маңгаен терәде дә үксеп елап җибәрде. Елау аңа бик рәхәт булды. Мондый тәмле күз яшьләрен ул әнә шушы серле кичтә беренче тапкыр татып карады...

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Ибраһим Гази иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә?

2.  Аның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?

3.  "Ак сирень" хикәясен дөрес интонация белән укып чыгыгыз, аның эчтәле­генә игътибар итегез. Саниянең күңелендә нинди үзгәрешләр туган?

4.  Хикәянең "Ак сирень" дип исемләнүендә берәр тирән мәгънә ятмыймы? Шул хакта фикер алышыгыз.

Сөйләшүдә "Ялкын" журналында һәм "Сабантуй" газетасында "Малай­ларга, кызларга" дигән рубрика астында басылган мәкаләләрне файда­ланыгыз.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^