Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [59.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

КОЯШ АРТЫННАН КИТКӘН ТУРГАЙ

Туган-үскән авылымны сагынып, кунакка кайттым. Туган җирдәге бөтен нәрсә ник болай бик якын була икән? Хәтта урам туфрагына басканда да күңелем тетри...

Беренче көнне үк малай чакта ат саклаган чокыр-чакырларны, җилкәләп утын ташыган урманнарны, суын эчкән инеш буйларын — яхшы-яман истәлекләре белән күңелдә калган урыннарның бары­сын да йөреп чыктым. Йөрмәгән тик Олы күл буе гына калды. Мин аны юри ахырга калдырдым. Олы күл ерак. Анда барып кайту өчен үзенә бер көн кирәк.

Әйтергә онытканмын, кызарып җиләк пешкән чаклар иде бу. Аш­лыклар күкрәп үсеп утырган чак. Бик матур чак. Кояш кызуы басы­ла төшкәч, мин Олы күлгә барырга дип юлга чыктым. Көн сүрелеп бетмәгән иде әле. Кечкенәдән үк бик таныш, бик күп тапкырлар атта да, җәяү дә чабып узган юл буйлап әкрен генә барам. Тузанның кайнарлыгы хәтта ботинка табаны аша сизелә... Кояш гүя эрегән һәм менә-менә минем башка тамачак. Әлсерәп авызларын ачкан кара карга балалары, мин бик якынайгач кына, анда да теләр-теләмәс ке­нә, канатка күтәреләләр дә, ерак та китмичә, яңадан төшеп куналар.

Барып җиткәч, балык сикерүдән җәелгән су алкаларына карап, төрле уйлар уйлап чирәмдә бик озак утырдым. Малай чагында йөге­реп йөргән җирләргә кире кайткан кешенең уйлары табыла инде. Аннары күлне бер тапкыр әкрен генә әйләнеп чыктым. Аннары та­гын иске урынга килеп утырдым. Инде озак утырылды бугай. Өйдәгеләр мине югалтканнардыр. Ләкин никтер кузгаласым килми: кайчан әле мин тагы кайта алырмын, утырып калыйм. Камышта тирбәлгән кечкенә генә сары кошка карап утырам да утырам.

Кояш үз юлы белән әкрен генә төшеп бара... Өлгерә башлаган бодай исе, татлы бал исе борынга керә... Рәхәт! Ә тургайлар кичкырын бигрәк тә котыралар икән. Баш турында сайрыйлар да сайрый­лар. Әллә инде бөтен безнең район тургайлары минем баш очыма җыелганмы? Гөрләшәләр генә... Мин күккә карап чалкан ятам. Чал­кан ятып тургай моңын тыңлыйм. Әнә берсе... әнә икенчесе... Түгәрәкләр ясый-ясый һаваны бораулап менеп баралар. Мин аларны күздән ычкындырмаска тырышып карап ятам. Колак төбендә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй...

Кояш бата, ахры, инде.. Күл буйларына дымлы караңгылык төшә башлады. Ә күк йөзе әле зәп-зәңгәр, яп-якты... Бигрәк тә кояш бае­шы ягы... Ә болытлар кып-кызыл... Баягынак кар тауларыдай өелеп торган ак болытларга кинәт ут капты, болытлар ялкынланып яна­лар...

Кояш иңгән саен тургайлар күтәрелә, күтәрелә... Гүя кояштан аерыласылары килми, гүя кояш аларның әниләре...

Мин бер-ике тургайны һаман күздән ычкындырмыйм. Алар инде миңа кичке тәрәзәдә йөри торган күбәләк кадәр генә булып күренәләр. Үзләре һаман менә, һаман менә... Вакыт-вакыт мин инде аларны күздән дә югалтам. Аннары тагын эзләп табам.

Җирдә инде күптән кояш юк. Ә югарыда бар әле. Күккә чәчрәгән соңгы кояш нуры тургай канатында кызарып чагылып китә. Әнә шул чакта инде мин югалган тургайны яңадан шәйли башладым.

...Күренер-күренмәс кенә булып лепердәп торган бер тургай кинәт җиргә таба егыла башлады: кояш артыннан ияреп барырга аның көче, күрәсең, җитмәде... Әнә ул, канатларын җыеп, таш кебек аты­лып төшеп килә... Менә җир тургайга каршы сикерде. Мескен кошчык бәрелде, харап булды дип торганда гына, тургай канатларын җәеп җибәрде дә солы арасына әкрен генә килеп төште. Калган икесе әле һаман күтәрелә, һаман сайрый... Никадәр генә биек менгән булсалар да, моңлы җырлары әле һаман җиргә төшеп җитә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй...

Әнә тагын берсе егылып төшеп килә. Нәкъ борчак кыры турысы­на... Минем сикереп торасым, аны учыма тотып аласым килә... Бу­сы да, канатын җәеп җибәреп, әкрен генә борчак арасына төште.

Ә соңгысы? Әнә ул ак болыт таулары фонында кара нокта кебек кенә булып леперди. Ул һаман менә. Ул кояшны күрә булса кирәк. Ә җир инде кояшны күрми. Камыш ышыгында су өсте инде кап-кара. Ә камышлар инде йокыда...

Ә тургай, ялгыз тургай, һаман менә, һаман күтәрелә... Бәлки, аның әнисе кояштыр? Әнкәсеннән аерыласы килмичә, ул һаман юга­рырак, һаман яктыгарак менәдер...


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^