Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [60.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Мин керфек тә какмыйча карап ятам. Күзләремне йомып кына алсам да, тургай инде югалачак. Кайда соң әле ул? Мин аны күрми башладым. Юк, юк, күрәм. Әнә ул, әнә... Тузан хәтле генә инде... Ә шулай да тавышы челтерәп агып тора...

Мин көтәм, менә ул канатларын җыяр да, иптәшләре кебек үк, җиргә таштай атылып төшәр. Җирдә яралган-җирдән аерыла ал­мас. Көтәм, ә ул һаман төшми. Ул һаман менә... һаман сайрый...

Мин инде аны күрмим. Юк, күрмим... Ә челтерәп аккан тавы­шын әле ишетәм. Ишетәм әле. Әллә ишетәм кебек тоела гынамы? Була ич шулай: җырчы җырлап туктаганнан соң да колак төбендә аның җыры беравык чыңлап ишетелеп тора...

Кая китте икән соң ул? Ник җиргә төшмәде? Ник бүтәннәр ке­бек канатларын җыеп түбәнгә атылмады? Әллә сайрый-сайрый кояш артыннан киттеме? Кояш артыннан... Әнкәсе артыннан...

Мин башымны артка ташладым да әллә ни гомер күккә карап тордым. Бәлки, ул бик югарыдадыр, кояш артыннан барадыр? Тик минем күзләрем генә аны күрә алмыйдыр? Шулайдыр...

Кичке чыктан юешләнгән үләннәр өсләп әкрен генә авылга таба атлый башладым. Атлыйм... Уйлыйм... Кояш артыннан киткән тур­гай хакында уйлыйм... Ә күлнең аргы башында, җәйге матур төнне котлап, бакалар бакылдаша...

тургай—кош исеме; жаворонок                     керфек какмыйча — текәлеп карау,

әлсерәп—хәлсезләнеп                                    игътибар белән карау

кичкырын-кичке якта, кич белән                               беравык - беразга, күпмедер вакыт­ка

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Әсәрдә табигать ничек сурәтләнә? Шул турыда тексттан өзекләр укы-

гыз.

2.  Табигать күренешләрен күзәткәнегез бармы? Шул хакта фикер алышы­гыз.

3.  Җирдә яралган - җирдән аерыла алмас. Бу мәкальне ничек аңлый­сыз?

4.  Түбәндә бирелгән халык сынамышлары белән укып танышыгыз:

Тургай сайраса, сабанга чык.

Кечкенә кошлар һавага күтәрелсә, аяз булыр.

Тургай түбәннән очса, көз кыска булыр.

Тургайлар бер урыннан икенче урынга күмәкләп очып китсәләр',

көчле җил булачак.

5.Халык сынамышлары белән X. Ш. Мәхмүтовның "Ел тәүлеге-12 ай" дигән халык календареннан укып танышыгыз.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^