Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [65.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Хәзерге татар әдәбиятының аксакалларыннан булган Әмирхан Еники 1909 нчы елның 17 нче февралендә Башкортостанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында, морзалар нәселеннән булган таза тормышлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1911 нче елда аның әтисе, крестьян һөнәрен калдырып, гаиләсе белән Дәүләкән дигән авылга күчеп килә һәм анда сәүдә эшенә керешә. Кечкенә Әмирхан үзенең балалык һәм мәктәп елларын шушы авылда уздыра.

Үсә төшкәч, ул балачактан килгән хыялларын тормышка ашыру нияте белән, 1925 нче елда Казанга бара һәм, бераз китап кибе­тендә эшләгәннән сон, Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы вакыттан ул үзенең күптәнге хыялларын тор­мышка ашыра башлый, ягъни язучылык эшенә керешә. Нәтиҗәдә, матбугат битләрендә аның беренче иҗат җимешләре — әдәби пар­чалары һәм хикәяләре дөнья күрә.

1927 нче елдан алып сугыш башланганчыга кадәр, төрле җирләрдә булып һәм күп эшләрдә эшләп, Әмирхан Еники бай тормыш мәктәбе үтә. 1941 —1945 нче елларда сугышта катнаша. Армиядән кайткач, "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында, Казан авиация техникумында эшли, ә 1953 нче елдан про­фессиональ язучы булып китә.

Гәрчә әдәби иҗат белән 20 нче еллардан ук шөгыльләнеп килсә дә, Ә. Еникинең язучылык йөзе сугыш елларыннан ачыграк күзаллана башлый. "Бала", "Ана һәм кыз", "Бер генә сәгатькә", "Ялгыз каз", "Мәк чәчәге", "Кунакчыл дошман", "Тауларга карап" кебек хикәя­ләрендә ул үзен тормышка үзенчәрәк карашы булган автор итеп күрсәтә.

Әмирхан Еникинең тормышка һәм язучы хезмәтенә үзенчәлекле карашы 50 нче еллардан тагын да ныграк сизелә бара. Алга таба аның иҗат үзенчәлеген ачыграк һәм тирәнрәк гәүдәләндергән әсәрләре-"Саз чәчәге", "Йөрәк сере", "Рәшә", "Вөҗдан", "Без дә солдатлар идек". "Гөләндәм туташ хатирәсе"кебек повестьлары, "Ял­гызлык", "Туган туфрак", "Матурлык", "Төнге тамчылар", "Коръәнхафиз", "Әйтелмәгән васыять", "Тынычлану" шикелле хикәяләре дөнья күрә. Бу әсәрләрдә Әмирхан Еникинең агымдагы сәясәттән өстенрәк тора алуы күренә. Аны күбрәк кешеләрнең әхлакый йөзе, безнең көндәлек тормышта шушы яктан күркәм һәм бигрәк тә борчу уята торган күренешләр кызыксындыра, укучы игътибары да шуларга юнәлтелә. Нәтиҗәдә, Ә. Еникинең һәр әсәре диярлек басылып чыгу белән киң җәмәгатьчелекнең дикъкатен җәлеп итә, әдәби дөньяда үзенә бер вакыйгага әверелә.

Үзенең күпьеллык тынгысыз һәм үзенчәлекле иҗат эшчәнлеге өчен Әмирхан Еники республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^