Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [69.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Рафаил Төхфәтуллин 1924 нче елның 1 нче гыйнварында Татар­станның Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Яңа Кенәр мәктәбендә укыганнан соң, Дон­басска китеп анда шахтер һөнәрен үзләштерә һәм бераз вакыт шах­тада эшли.

1942 нче елның август аенда сугышка китә һәм 1945 нче елның гыйнварына кадәр фронтта була. Берничә тапкыр авыр яралана, кон­тузия дә ала. Сугыштан кайткач, Яңа Кенәрдә чыккан "Кызыл юл" район газетасында җаваплы секретарь булып эшли. Аннан соң 1957— 1959 нчы елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укый.

1948 нче елда "Кызыл Татарстан" газетасында Рафаил Төхфәтуллинның "Сабакташлар" исемле беренче хикәясе басыла. Шул ва­кыттан башлап ул актив рәвештә иҗат эшенә керешеп китә.

Үзе авылдан чыкканга күрә, Р. Төхфәтуллин иҗатының байтак өлеше шушы дөньяга багышланган. Анда да язучыны күбрәк сугыш һәм аннан соңгы чордагы авылның яшәеше кызыксындыра. Ул үзен әлеге чор авыл тормышының төрле якларына игътибар итеп яктыр­тучы буларак танытты. Дөрестән дә, аның "Авылдашым Нәби", "Йол­дызым", "Тамчылар ни сөйли?" кебек повестьлары әдип иҗатының гына түгел, гомумән, шул еллар татар прозасының алсу төсләрдән арынып, тормыш чынбарлыгын ачу юнәлешендә үсүен күрсәткән әсәрләр булдылар.

1959 нчы елда ул Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм тагын да зур колач белән иҗат эшенә керешә. Рафаил Төхфәтуллин авыл турында язуын дәвам итү белән бергә, нефтьчеләр тормышы һәм хезмәтенә багышланган әсәрләр дә яза. Алар арасында авыл дөньясын лирик-фәлсәфи планда яктырткан "Җиләкле аланнар", "Китә казлар" һәм "Акбүз ат" кебек повестьлар да бар.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^