Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [70.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

    БАЛАМ КӨЛҮЕ

(Нәсер)

Саф-саф агачлы, мул чәчәкле бульвар. Бульварда бала-чага. Уйныйлар, көләләр, шаяралар.

Әнә чем-кара күзле, түп-түгәрәк йөзле бер малай бабасы белән куышып уйный. Томырылып та чаба малай, дөп-дөп итеп, җир сел­кетеп чаба. Үзе чырык-чырык көлә, көлгәндә күзләреннән чын-чын шатлык нурлары, эчкерсез куаныч очкыннары сибелә аның.

Их, шаян дустым, шулкадәр дә минем улыма охшатып көләрсең икән! Минем дә бит менә нәкъ синең күк шук, синдәй җитез улым бар. Каячы, тотып алып, улым кебек итеп тупылдатып бер сөйим әле үзеңне! Тоттырмыйсың, чабасың? Улымны никадәр дә сагынган-лыгымны белмисендер шул син... Рәхмәт инде, әнә шулай улымның шат көлүен ишеттергәнең өчен дә бик зур рәхмәт!

Чү, әнә арырак бер бала елый түгелме? Елый... Әнисе кызчыгын кулында тирбәтә-тирбәтә йөренә, бик ягымлы юату сүзләре дә сөйли, ә бала һаман елый. Әй, кара инде, шулкадәр дә минем кызыма охша­тып елый бит. Кызымның әнә шундый да матур итеп елаганын моңа тикле белми йөргәнмен ләбаса...

-  И үскәнем, шулай елап торалармыни... Карале, менә минем нинди тәтием бар, үзе келт-келт итә. Тыңлале? Менә шулай. И-и-и, еламый ич ул, көлә генә. Әнә көлә, әнә...

Кызчыкка ят абыйның сүзләре, аннан да бигрәк, кулына бәйләгән келт-келт итә торган ялтыравыклы тәтие ошап китте булса кирәк, ул акрынлап елавыннан туктады. Нәни кулларын келт-келт итә тор­ган ялтыравыклы тәтигә сузды.

-  Һай син, усал кыз!

Усал кыз яшь аралаш көлеп җибәрде.

Әнисе дә шатланып көлде.

Мин дә рәхәтләнеп бер көлдем.

Көл син, кызчыгым, көл! Шулай үз дигәнеңне даулап матур итеп кенә елап ал да, май яңгыры артыннан ук балкыган кояш күк, саф нурлы итеп көл!

Син дә, шаян малай, шулай җир селкетеп йөгер, шаяр, көл!

Менә хезмәт командировкам бетәр дә, мин дә улым, кызым яны­на кайтырмын. Аерылышулар булмаса, шатлыклы очрашулар да бул­мас иде, диләр бит шагыйрьләр. Шулай икән шул. Мин улымны бер теземә, кызымны икенче теземә утыртып сөярмен, алар тагын да матуррак, тагын да нурлырак, тагын да сөйкемлерәк итеп көлерләр.

Булсын, хезмәтебез таләп итә икән, әйдә, була бирсен мондый аерылышулар. Алар улымның шат көлүен, кызымның саф нурлы елмаюын тагын да тансыграк, тагын да якынрак кына итә бит миңа.

Булсын, әйдә, була бирсен, мондый шатлыклы очрашулар көтә торган аерылышулар!

Әмма...

Без башка төрле аерылышуларны да яхшы хәтерлибез.

Минем абыем да Мәскәү яны окопларында ятканда үзенең кеч­кенә улын, нәни кызын өзелеп сагынгандыр. Үлемнең күзенә туры карап атакага күтәрелгәндә, улының шат көлүен, кызының ягымлы елмаюын хәтереннән кичергәндер.

Мин яшь солдат идем әле.

Өйләр урынына җимерек морҗалар гына тырпаеп утырган кара сөремле украин авыллары аша узганда күргән кайнар көлне акта­рып нәрсәдер эзләп йөрүче балаларны мәңге онытасым юк.

Алар көлмиләр иде.

Сугышлар бетте. Абыемның улы белән кызы мине шатланып кар­шыладылар.

Ләкин... Көлмәделәр.

Абыем Берлин урамнарында, рейхстаг башына кызыл әләм ка­даудан ике генә сәгать элек, мәңгегә күзләрен йомды...


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^