Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [71.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

...Әйе, хезмәтебез таләп итә икән, әйдә, була бирсен алар, алда шатлыклы очрашулар көтә торган аерылышулар!

Әмма абыем аерылышуы кебек аерылышулар булмасын!

Бетсен!

Мәңгегә онытылсын!

Хәзер инде абыйның олы кызы үзе әни кеше.

Аның улы да бик матур итеп көлә.

Минем балаларым да бик матур итеп көләләр.

Әнә бульвар тулы бала-чага шау килеп көлә.

Көлегез, шаулатып, яңгыратып, дөньясын ямьләндереп көлегез сез, балалар!

Без инде бу көлүне туктатырга, шат көлү көтми торган аерылы­шуларга юл куймабыз!

Юк, юл куймабыз!

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Р. Төхфәтуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.

2.  Нәсерне эчтәлеге буенча нинди өлешләргә бүлергә була? Алар арасын­дагы охшашлык һәм аерманы ачыклагыз.

3.  Ата-ана һәм бала хисләре әсәрдә ничек чагыла? Тексттан шул урын­нарны табып укыгыз.

4.  Язучының бу әсәрдә әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән сөйләп бирегез. Шул хакта әңгәмә корыгыз.

5.  Саф-саф, бала-чага, чем-кара, түп-түгәрәк, дөп-дөп, чын-чын, чы­рык-чырык, тирбәтә-тирбәтә, келт-келт сүзләре ясалышлары бу­енча нинди төркемгә керәләр? Аларның язылышларына игътибар ите­гез, мәгънәләре буенча аңлатма бирегез.


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^