Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [72.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Гөлшат Зәйнашева

(1928 нче елда туган)

Гөлшат Зәйнашева 1928 нче елның 13 нче гыйнварында Татар­станның Сарман районы Иске Теләнче авылында крестьян гаиләсендә туган. Балачагы Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында уза. Шунда башлангыч, Хуҗамәт авылында җидеелык мәктәпне, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1945—1949 нчы еллар­да Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли. Беренче ши­гырьләре, җырлары, эстрада өчен пьесалары илленче елларда ук көндәлек матбугатта һәм "Күңелле сәхнә", "Мәктәп сәхнәсе", "Эст­рада", "Клуб сәхнәсе" кебек күмәк җыентыкларда басыла. 1958 нче елда "Тыңларсыңмы җырларымны" исемле беренче китабы дөнья күрә. Аның "Рамай" исемле пьесасы халык театрлары сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Бүгенге көндә Г. Зәйнашева — дистәдән ар­тык китап авторы.

Аның "Туган җирем — Татарстан" (А. Ключарев музыкасы), "Китмә, сандугач" (Р. Яхин музыкасы), "Менәргә иде Урал таулары­на" (М. Мозаффаров музыкасы) кебек дистәләгән җырлары бар. Бу җырларны халык бик яратып тыңлый һәм җырлый.

Гөлшат Зәйнашева бүгенге көндә дә, иҗат дәрте белән ялкынла­нып, халкына хезмәт итүен дәвам итә.

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Сез Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган нинди җырлар беләсез?

2. Шагыйрә сүзенә язылган җырларны туплагыз һәм әдәбият дәфтәрегезгә язып куегыз.



Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^