Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [73.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ТУГАН  ҖИРЕМ-ТАТАРСТАН

Г. Зәйнашева шигыре                        А. Ключарев музыкасы

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем-Татарстан.

Кушымта:

Кая гына китеп,

Кайларга бармадым,

Сагынып кайттым  Иделем таңнарын.

Биш диңгезгә карап елмайгандай,

Балкый безнең Казан ерактан.

Коры җирне шаулы диңгез итә

Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.

Кушымта.

Күпме җырлар җырлый халкым бүген,

Туган җирем, синең турыңда.

Мин бәхетле сине сөюемне

Әйтә алсам шушы җырымда.

Кушымта:

Кая гына китеп,

Кайларга бармадым,

Сагынып кайттым Иделем таңнарын.

Сораулар һәм биремнәр.

1.  Шигырьдән туган якны ярату турында язылган юлларны табып укыгыз.

2.  Шигырьдәге чагыштыруларны табып, дәфтәрегезгә язып куегыз.

3.  Туган ягыбыз табигатен сурәтләгән детальләрне табыгыз.

4.  Шигырьне яттан өйрәнегез.

5.  Түбәндәге өзекләрне сәнгатьле итеп укыгыз, үзара фикер алышыгыз һәм русчага тәрҗемә итегез. Әлеге сүзләр татарча һәм русча ничегрәк яңгырыйлар, аерма бармы?

Кошлар сайрый тирәктә,

Сыгылып үсә таллары.

Кайда йөрсәм дә йөрәктә

Татарстан таңнары.

(Г. Афзал)

Азат та син,

Гүзәл дә син,

Әй, туган җирем.

Күкрәп яшә, Татарстан,

Җөмһүриятем минем!


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^