Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [77.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

ӨЗЕЛГӘН ҮЗӘКЛӘР, САРКЫЛГАН ЙӨРӘКЛӘР...

(Өзекләр)

Күз алдымда ап-ак кәгазь. Нәрсәдән башларга микән соң? Уй-фикерләр, талдан-талга очып йөргән кошлар кебек, бер темадан икен­чесенә күчә. Нәрсә турында язарга, нәрсә әйтергә; нәрсә, нәрсә, нәрсә...?

Дулкынланам, йөрәк ешрак тибә. Катлаулы тормыш. Әтиемне кулга алган көн... Мәктәп еллары... Мөһаҗир юллары... Казанны беренче тапкыр күрү...

Боларның һәммәсе үзе бер повесть, үзе бер роман.

Тукта әле, ни өчен башымда кайнаган фикерләрне тасвирламас­ка, йөрәгемне сызлаткан хисләр турында язмаска?! Бәлки, шул төрле-төрле мозаикалардан ниндидер бер рәсем барлыкка килер. Бәлки, ул укучыга болын чәчәкләреннән җыелган бер букет сыман күре­неп, аның да тойгыларын уятыр?!

Шул ук вакытта бу язма роман да, документаль автобиографик әсәр дә түгел. Болар бары тик төрле уйланулар гына...

Кеше язмышы Хак Тәгалә кулында. һәм шул язмыштан узмыш юк.

Без кем соң? һәм кайдан?

Әтине сабый бала чагында, революциядән соң берничә ел үткәч, әнисе һәм үзеннән кечерәк өч сеңлесе белән Пензаның Нопар авы­лыннан ерак Кытайга алып китәләр. Авыр һәм михнәтле юллар, кат­лаулы сәяхәт. Хәзерге кебек, очкычка, яисә поездга утырдың да киттең түгел бит. Мәрхүмә әбиемнең батырлыгын, тәвәккәллеген  ничек аңлатырсың? Туган телдән гайре тел белмәгән, авыл хатын-кызы "ирем чакыра",—дип дүрт сабый баласын ала да, меңнәрчә чак­рымлык юлга чыга. Бар байлыгы: бер чемодан да самавыр. Ни өчен бабам әбиемне Кытайга чакырган соң? Сәүдә белән Ерак Көнчы­гышка барып-кайтып йөргән бабам, чикләр ябылгач, хатынын үз янына чакырта. Юлга чыгалар, әйтеп бетергесез михнәтләрдән соң Благовещенск каласына барып җитәләр. Аннан Кытайга үтәләр. Яңа тормыш кору кайда да җиңел түгел бит. Әмма татарга хас тырыш­лык ярдәм итә. Кул сызганып эшкә керешәләр, җиңелме-авырмы дип тормыйлар. Төрле хезмәттә эшлиләр. Татарлар берләшә башлый. Үзләренә җәмгыятЬ төзергә, мәчет салырга, мәктәп ачарга ниятли­ләр, һәркем кулыннан килгән хәтле ярдәм итә. Шулай итеп, чит илдә татар мәдәниятенең һәм Ислам учагының нигезләре салына.

Әнием дә шул ук Пенза якларыннан, Юнә авылларыннан шак­тый хәлле бер гаиләдән. Революция дәһшәте, гражданнар сугышы дигәндәй, һәр нәрсә югалтыла. Инде нишләргә? Әле сабыйлыктан яңа гына чыккан яшь туташны абыйсы Харбин якларына озата. Ел­лар үтә... Еллар аера. Еллар кавыштыра. Пенза егете Әмруллах белән Пенза кызы Шәмсинурны язмыш ерак Кытайда очраштыра. Роман­нардагы кебек беренче күреп, гашыйк булганнардырмы-юкмы, бел­мим. Ләкин, татар җәмгыятендә очрашып, татар әсәрләрен сәхнәдә уйнап йөргән, ерак милләт өчен җанын жәлләмәгән ике яшь йөрәк озакламый кавышалар, никахлашалар.

Тату гына яшәп биш бала тудыралар. Әмма беренче ике кыз бала бик яшьли вафат булалар. Газиз балаларын кинәт югалткан ата-ананың кайгы-кичерешләрен кемгә аңлатып, сөйләп торырга! Әле дә хәтерлим: шул авыр көннәрдә әнием кадер кичендә өзелеп-өзелеп "Сак-Сок" бәетен җырлаган иде. Аларның сөйләгән бер хикәя­ләре дә онытылмый. "Бер әнинең бердәнбер улы була. Кыз да мәхәб­бәтен яшерми, тик сынар өчен: "Мин сиңа кияүгә чыгарга риза. Ләкин, син мине бөтен кешегә караганда да күбрәк яратырга һәм моны исбат итәргә тиеш. Шуның өчен иртәгә әниеңнең йөрәген алып кил",—диде. Хәсрәтләнеп аптырап калган егет, башын иеп өенә кай­та. Инде нишләргә? Бер якта үзен иркәләп, күкрәк сөтен имезеп үстергән газиз әнисе, икенче якта, дөньяда бер генә чишмә дә сүндерә алмаслык ялкын белән яраткан кыз. Улының хәсрәтен ана йөрәге сизмиме соң?

"Улым, нәрсәң бар, ни өчен ашаудан-эчүдән тукталдың?"-дип сорый ул кайгыда улын күргәч. Шунда егет сөйгән ярының коточ­кыч таләбе турында әйтә. Әнисе баласын кочып, күз яшьләрен коя- коя: "Ярый, җан кисәгем, сине бәхетле күрү-минем иң изге телә­гем. Ал йөрәгемне, илтеп бир сөйгән ярыңа",-дип ризалыгын бирә. Егет әнисенең йөрәген кисеп ала да, кыз янына йөгерә. Вөҗдан газабыннан, әллә ашыкканга күрәме, егет кинәт сөрлегеп китә һәм егыла. Шунда йөрәк телгә килә: "Улым, берәр җиреңне авырттыр­мадыңмы?.."

Без, балалар, бер-беребезгә күз яшьләребезне күрсәтмәскә ты­рышып, бу хикәятне үзебезчә аңлый идек кебек. Әмма бу гыйбрәтле хикәянең чын мәгънәсен мин, күрәсең, үсеп җиткәч кенә аңлаган­мын. Җырларда, шигырьләрдә, хикәяләрдә меңнәрчә мәртәбә төрлечә тасвирланган


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^