Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [81.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

                                                                                                                 НӘҮРҮЗ

(Язны каршылау бәйрәме)

"Нәүрүз" сүзенең мәгънәсе - фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта һәм Кече Азия илләрендә борынгыдан килгән Яңа елны кар­шылау бәйрәме ул. Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә— дәүләт бәйрәме, көн белән төн озынлыгы тигезләшкән чорга—21 -22 нче мартка туры килә. Шул төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Бездә исә Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атна-ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп, "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар - шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып яки яттан әйтеп (аны еш кына көйләп тә әйткәннәр), хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Нәүрүз шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүенә бергәләшеп шатланганнар, язны кар­шылаганнар. Бераз сыйланып алулар да күзәтелгән, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган:

Ач ишегең, керәбез.

Нәүрүз әйтә киләбез,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбарәкбад.

Абзый, эшең уң булсын,

Теләгәнең юш булсын,

Күңелләрең хуш булсын,

Нәүрүз мөбарәкбад.

Казанга бармак кирәк,

Балыкка кармак кирәк,

Шәкерткә акча кирәк,

Нәүрүз мөбарәкбад...

Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткән.

Әйтергә кирәк, нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып тор­ган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар. Мәсәлән:

Нәүрүз килә яшереп,

Яшереп тә теш ярып.

Сөләйман абзый көтәмсең,

Табак-савыт бирәмсең!

                                                                                               Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калак кирәк,

Сиңа яшь кортка кирәк.

Тамагыңны туйдырыр,

Иген-икмәк уңдырыр.

Күмәчен дә кызганма —

Озак яшә, сызланма,

Нәүрүз, Нәүрүз!

Кыскасы, тапкырлык чишмәсе саекмаган, кипмәгән.

Мондый теләкләрдән соң ничек инде нәүрүз әйтүчеләрне буш кул белән чыгарасың? Күчтәнәчләрен, тәмле ашларын кызганучы булмаган, хәлләренә күрә сыйлаганнар. Менә бит ул төрле буын кешеләренең бер-берсен ихтирам итүләре!


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^