Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Татар әдәбияты 7 (cyr_) [82.html]
Татар әдәбияты 7
Ф.М. Мусин, И.Г. Гыйләҗев, Р.С. Шәвәлиева
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

"НӘҮРҮЗ" БӘЙРӘМЕ

Алып  баручы:

-  Исәнмесез, саумысез, һәрбарчагыз!

Бүген бездә бәйрәм көн

Уйнап күңел ачам дип,

Бакчага килде һәркем.

Бүген бездә "Нәүрүз" бәйрәме. Элгәре заманнарда безнең баба­ларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 нче март­та уздырганнар. Аны "Нәүрүз" дип атаганнар. Ошбу көнне малай­лар вә кызлар һәр өйгә кереп хуҗаларга такмак-такмазалар әйткән­нәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

(Бүлмәдә "Шома бас" җырының көе яңгырый.)

Чү, әнә үзләре дә киләләр бугай!

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән уз,

Нәүрүз бәйрәме!

("Шома бас" көенә бүлмәгә кызлар һәм малайлар керәләр. Бер малай гармун тотып алда бара. Барысы да җырлыйлар.)

-  Уйнат, уйнат гармуныңны

Авазлары чыңласын.

Нәүрүз бәйрәменең җырын

Иптәшләрем тыңласын.

Эх, шома басабыз,

Биеп күңел ачабыз.

1   нче   бала:

-  Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде –

Нәүрүз мөбарәк булсын!

2   нче   бала:

-  Абзый эшең уң булсын,

Теләгәнең юш булсын,

Күңелләрең хуш булсын,-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

3   нче  бала:

-  Нәүрүз хакы биш алтын,

Бирсәң ярар ике алтын,

Карама ялтын-йолтын –

Нәүрүз мөбарәк булсын!

4   нче   бала:

-  Казанга бармак кирәк,

Балыкка кармак кирәк.

Ә безгә бәйрәм кирәк,

Нәүрүз мөбарәкбад!


Артка | Эчтәлек | Алга

Издательство Казан, 1999



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^