Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ
include"../_head.html"; ?>
БИОЛОГИЯ
В.Б. Захаров, Н.И. Сонин
LAT | CYR
Артка | Китапның башына | Алга
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
 |
|
|
|
|
Хәзерге биологлар
гөмбәләрне үсемлекләрдән һәм хайваннардан нык аерылып торган
мөстәкыйль патшалыкка кертәләр. Кимендә 100 мең төрне үз эченә алган
гөмбәләр патшалыгын микология (грекча «микос» —
гөмбә, «логос»— тәгълимат) фәне
өйрәнә.
Гөмбәләрнең
фотосинтез процессын тәэмин итүче пигменты — хлорофилы булмый, ягъни
алар — гетеротрофлар. Гөмбәләрнең кайбер үзлекләре аларны хайваннар
белән якынайта: мәсәлән, матдәләр алмашы продуктлары арасында
мочевина булу; күзәнәк тышчасында (буынтыгаяклыларның тән япмасындагы
кебек) углевод — хитин; запас продукт (үсемлекләрдәге кебек крахмал
түгел) гликоген булу. Икенче яктан, туклану ысулы (азыкны йотып
түгел, бәлки суырып тукланалар), чикләнмәгән үсүе һәм хәрәкәтләнмәве белән
алар үсемлекләрне хәтерләтәләр. |
|
|
|
|
Гөмбәләрнең
үзенчәлекле билгесе аларның вегетатив өлешенең төзелешендә күренә. Бу
— тармакланган нечкә җепләрдән — гифлардан торган
гөмбәлек, яки
мицелий.
Галимнәр уйлавынча,
гөмбәләр килеп чыгышлары белән төрле организмнарның җыелма төркемен
тәшкил итә. Алар башлыча, мөгаен, төссез камчылы иң түбән төзелешлеләрдән
килеп чыккандыр. Гөмбә спораларының иң борынгы табылдыгына
170—190 млн ел.
Гөмбәләр
төзелешләре белән күптөрле, һәм алар төрле тирәлектә киң таралганнар.
Зурлыклары белән дә нык аерылалар: микроскопта гына күренә
торганнарыннан алып (бер күзәнәкле формасы — чүпрә) диаметры
ярты метр һәм аннан да артыгракка җиткәннәре (мәсәлән, ашарга яраклы ак
гөмбә, каен гөмбәсе) |
|
|
|
|
Гөмбәлек, яки
мицелийның өслеге гаять зур, аның аша туклыклы матдәләр сеңә. Гөмбәлекнең
туфрактагы өлеше җир асты гөмбәлеге дип йөртелә. Җир
өстендәге өлеше — без аны гадәттә «гөмбә» дип атыйбыз — шулай ук тифлардан
тора, ләкин алар бик тыгыз үрелгән була. Бу — гөмбәнең үрчү өлеше.
Биредә үрчү органнары формалаша.
Күпчелек гөмбәләрдә
мицелий бүлгәләр белән аерым күзәнәкләргә бүленгән. Бүлгеләрдә вак
тишекләр була, алар аша янәшә күзәнәкләрнең цитоплазмалары бәйләнештә
тора. Гифлар, бәйләмнәргә җыелып, кайчак берничә метрга җиткән тәҗләр
барлыкка китерә. Мондый тәҗләр үткәрү функциясен үти. Күп очракта
тифларның тыгыз үрелмәләре калыная. Аларның туклыклы матдәләргә бай
күзәнәкләре, гөмбәлекнең төп өлеше үлгәндә дә, гөмбәгә уңайсыз шартларны
уздырып Җибәрергә мөмкинлек бирә. Уңайлы шартлар туу белән, алардан кабат
мицелий үсә.
Гөмбә күзәнәгенең,
кагыйдә буларак, ачык беленеп торган күзәнәк стенкасы бар, цитоплазмасында
шактый санда рибосомалар һәм митохондрияләр урнашкан, Гольджи
аппараты начар үскән. Вакуольләрдә еш кына аксым бөртекләрен күрергә
мөмкин. Күп санлы тупланмалар катлаулы углевод — гликоген һәм май
тамчылары рәвешендә була. Нәселдәнлек, яки генетик аппарат күзәнәк төшендә
туплана, аларның саны бердән алып берничә дистәгә җитә. |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
 |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Артка | Китапның башына | Алга
|
КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ
|
|