Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
В.Б. Захаров, Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Имезүчеләрдә кискеч, казык, кечкенә урт, зур урт тешләре була. Аларның саны, формасы һәм функциясе имезүчеләрнең төрле төркемнәрендә төрлечә. Мәсәлән, ерткычларның тешләре табышны өзгәләү өчен яхшы: аларның казык тешләре нык үскән. Үсемлек азык белән тукланучыларда, киресенчә, өслеге сырлы эре урт тешләре була. Бу тешләр ярдәмендә алар үсемлекнең яфрагын һәм ботагын чәйнәп ваклый. Тешләр казналык сөягендәге теш ояла­рында утыра. Имезүчеләрнең күпчелек төрләрендә тешләр бер генә тапкыр алышына.
Аскы казналык тармагы арасында мускуллы тел урнашкан. Ул өлешчә азыкны эләктерү һәм суны ялап эчү өчен, шулай ук авыз куышлыгында азык чәйнәлгәндә, аны болгату өчен хезмәт итә. Авыз куышлыгының арткы өлешендә йоткылык урнашкан, аның өске өлешенә йоткылыкны урта колак куышлыгы белән тоташ­тыручы борын юллары һәм евстахий көпшәсе (ишетү көпшәсе) ачыла; йоткылыкның аскы өлешендәге ярыктан бугаз башлана. Үңәч яхшы беленеп тора. Ашказанында күп санлы бизләр бар. Ашказанының күләме һәм аның эчке төзелеше төрле хайван­нарда төрлечә. Бу нинди азык белән туклануга бәйле. Мәсәлән, ерткыч хайванның ашказаны чагыштырмача гади, ә үсемлек азык белән тукланучы имезүчеләрнең катлаулы күп камералы (сыер­ның). Эчәклек нечкә һәм юан эчәкләргә бүленә. Тупас үсемлек азык белән тукланучы төрләрдә (мәсәлән, кимерүчеләрдә) нечкә эчәк юан эчәккә күчкән урыннан озын һәм киң сукыр эчәк чыга, кайбер җәнлекләрдә (мәсәлән, куяннарда, ярыммаймылларда) ул суалчансыман үсенте белән бетә. Сукыр эчәк «әчетү чаны» ролен үти һәм хайван үсемлек клетчаткасын никадәр күп йотса, сукыр эчәк шулкадәр ныграк үсеш ала. Бавыр диафрагма астында урнашкан; аның үт юллары нечкә эчәкнең беренче элмәгенә ачыла, корсак ярысының җыерчасында урнашкан ашказаны асты бизенең чыгару юлы да шунда ачыла.
 
Сулыш системасы үпкә, трахея һәм яхшы үсеш алган бронх­лардан тора. Үпкәдә бронхлар күп санлы вак тармакларга бүленә. Иң вак тармаклар (бронхиолалар үпкә куыкчыклары альвео­лалар белән тәмамлана. Альвеолаларда кан тамырлары куе капил­лярлар челтәре барлыкка китерә, аларда газлар алмашы бара.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^