Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
В.Б. Захаров, Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Имезүчеләрнең кан әйләнеше системасы катлаулы төзелгән. Йөрәкнең калын етенкалы сул карынчыгыннан башланган аорта дугасы бер генә (сул) була. Аерта, барлык умырткалылардагы кебек, умырткалык баганасы астында ята һәм аннан мускулларга, барлык эчке органнарга тармаклар китә. Веноз кан уң йөрәгал­дына килә. Кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге уң карынчыктан башлана, аннан үпкә кәүсәсе башлангыч ала. Ике як үпкәдән кислородка баеган кан сул йөрәгалдына кайта. Йөрәкнең чагыш­тырмача зурлыгы имезүче хайваннарның яшәү рәвешенә һәм матдәләр алмашының ничек баруына бәйле. Йөрәкнең кыскару ешлыгы да төрлечә. Матдәләр алмашы тиз бара торган вак имезү­челәрнең йөрәге эре хайваннарныкына караганда зуррак, һәм ул
Үрчүе. Ата затның җенес бизләре — орлыклыклар — үзенчә­лекле овал формада. Парлы орлык чыгу юллары сидек-җенес каналына кушыла. Ана затның тән куышлыгында бер пар күкәй­лек ята. Күкәй көпшәсенең икесе дә бер очы белән күкәйлекләр янында киң бүрәнкә ясап тән куышлыгына ачыла. Аның аскы өлешләре киңәеп аналык барлыкка китерә. Күпчелек имезүчеләрдә аналык бер бүлек булып аналык җиңсәсенә ачыла. Аналык җиңсә­се кыска сидек-җенес каналына күчә, сидек чыгу юлы да шунда ачыла. Имезүчеләрдә эчке аталану; ул күкәй көпшәсендә бара.
Эмбрионның үсеше вакытында имезүчеләрнең аналыгында аларга гына хас бала урыны, яки плацента дип аталган ясалгы барлыкка килә. Шулай итеп, эмбрион белән ана организмының кан юллары арасында бәйләнеш урнаша, нәтиҗәдә яралгы тәнендә газлар алмашы, аның туклануы һәм матдәләр алмашының кирәк­сез продуктлары чыгарылуы тәэмин ителә.
Кайбер төр имезүчеләрнең балалары — ярдәмгә мохтаҗ, икенче­ләренең актив хәрәкәтләнергә сәләтле булып туа. Ана карынында үсү срогы күп факторларга бәйле: ул тән зурлыгына да, туманың мөстәкыйль тормышка әзерлегенә дә һ. б. га карый. Кайвакыт яралгының үсеше тукталып, буазлык срогы озыная. Мондый пауза бала тудыруны уңайлы чорга туры китерергә мөмкинлек би­рә. Имезүчеләр ритм белән, ягъни тәртипкә салынган билгеле бер вакытта үрчиләр. Бу җенси циклларның озынлыгы, ягъни күкәй күзәнәкнең билгеле бер вакыттан соң өлгерүе белән билгеләнә. Үрчүгә әзерлек һәм билгеле бер чорга туры китереп парлашу вакыты тышкы тирәлек сигналына буйсынган катлаулы көйләү механизмы белән тәэмин ителә. Уртача һәм югары киңлекләрдә шундый сигнал булып көн озынлыгы хезмәт итә. Ерткычлар яки кимерүчеләр үрчү чорында парлаша яисә төркемләшә. Төрле яшь­тәге балалары белән берничә ата һәм ана заттан торган төркем­нәрдә яңа туганны тәрбияләү җиңелрәк була. Имезүчеләрнең кайбер төрләрендә, мәсәлән арысланнарда, шундый семьялар үрчү чорыннан соң да саклана.
ешрак та тибә: филнең йөрәк тибеше минутка 30—40, ярка­натның очмаганда 250—450.
 
Имезүчеләрнең бүлеп чыгару системасы — бөерләр. Алар тыш­кы — кабык һәм эчке — мисыман матдә катлауларыннан тора. Кабык катлауда Боумен капсулаларыннан башлангыч алган бор­малы каналчыклар урнашкан. Боумен капсулаларының эчендә капиллярлар йомгагы була. Капиллярлар йомгагында фильтрлану процессы бара, бөер каналчыкларына кан плазмасы фильтрланып, беренчел сидек ясала. Бөер каналчыклары үзләре берничә боры­лыш ясый, аларда беренчел сидектән су, шикәр, аминокислоталар кан капиллярларына кире сеңә һәм икенчел сидек ясала. Икенчел сидек мисыман матдәне барлыкка китерүче җыючы көпшәчек­ләргә керә. Имезүчеләрдә аксым алмашының төп соңгы продук­ты — мочевина (сидекчә). Бүлеп чыгару функциясен өлешчә тир бизләре дә үти.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^