Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
В.Б. Захаров, Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Имезүчеләрнең күптөрлелеге аларның барлык экологик инша­ларда таралуына булышлык итә. Эволюция процессының төрле юнәлештә баруы класс эчендә хайваннарның күпләгән экологик төркемнәре барлыкка килүгә китерә: җир тычканнары (җир тычканы, күзсез тычкан); авиабионтлар (кулканатлылар); ки­мерүче имезүчеләр (кимерүчеләр һәм куянсыманнар); ерткыч җәнлекләр (бүре, аю, юлбарыс); суда тереклек итәргә җайлашкан гидробионтлар (ишкәгаяклылар һәм китсыманнар); хтоноби­онтлар тиз чабуга җайлашканнар (партояклылар һәм такто­яклылар); хортумлылар (һиндстан филе һәм африка филе); агачларга үрмәләүчеләр (ярыммаймыллар һәм маймыллар).
Иң югары төзелешле имезүчеләр булып югары төзелешле при­матлар санала. Алар арасында Акыллы кеше төре аерым урынны алып тора. Хайваннар патшалыгында аның өстенлеге баш миенең зур ярымшарлары кабыгының нык үсеш алуы, җайлашулы то­тыш формалашу, хезмәткә сәләтлелек һәм бердәм хезмәт эшчән­легенә нигезләнгән иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән аңлатыла.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^