Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
В.Б. Захаров, Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



1. Үсемлек организмнар — барысы да автотрофлар, һәм алар фотосинтезга сәләтле, ягъни яктылык энергиясе исәбенә неорга­ник молекулалардан органик молекулалар барлыкка китерәләр. Шуның аркасында үсемлекләрдә матдәләр алмашы процессларын­да, матдәләрнең таркалуына караганда, органик молекулаларның биологик синтезы реакцияләре өстенлек итә. Нәтиҗәдә үсемлекләр барлык гетеротроф организмнар, шул исәптән хайваннар туклануы өчен кирәкле органик биомассаны барлыкка китерәләр.
 
2.  Үсемлекләрнең пластидларда ясала торган үзенчәлекле пиг­ментлары, мәсәлән хлорофилы бар. Башка пигментлар — кыз­гылт сары һәм кызыл каротиноидлар яфраклар саргайганда барлыкка килә һәм үсемлекнең аерым өлешләренә (җимешенә, чәчәгенә) төрле төс бирә. Бу пигментлар, фотосинтезда катнашып, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә мөһим роль уйный.
 
3.  Үсемлек организмының тереклек эшчәнлеге процессларын үсемлек гормоннары — фитогормоннар көйли. Аларның үзара тәэсир итешүе үсемлекнең үсүен, үсешен һәм башка физиологик процессларны тәэмин итә. Моның мисалы булып үсемлекнең картайган тукымаларында барлыкка килә торган этилен яки үсүне тизләтүче матдәләр — ауксиннар хезмәт итә. Фитогормоннар бик аз микъдарда синтезлана һәм организмның үткәргеч системасы буйлап күчә.
 
4.  Үсемлек күзәнәкләре цитоплазма мембранасының тышкы ягында урнашкан калын күзәнәк стенкасы белән әйләндереп алынган. Ул башлыча целлюлозадан тора. Мондый күзәнәк стенкасы булу — үсемлекләргә генә хас үзенчәлек: хайваннарда ул юк. Һәрбер үсемлек күзәнәгенең каты тышчасы үсемлекләрнең хәрәкәтчәнлеген нык киметә. Нәтиҗәдә үсемлек организмының туклануы һәм сулавы аның әйләнә-тирәлек белән бәйләнештә булган тән өслегенә бәйле булып кала. Ә бу исә, эволюция про­цессында үсемлекләрнең тәне—хайваннарныкы белән чагыштыр­ганда, ныграк бүлгәләнүгә — тамыр системасының һәм бәбәкләр­нең тармаклануына китерә.
 
5.  Үсемлекләрнең матдәләр алмашында даими ясала торган продукт — күзәнәк сыекчасы. Бу — төрле органик (аминокисло­талар, аксымнар, углеводлар, органик кислоталар, дуплау матдә­ләре) һәм неорганик (нитратлар, фосфатлар, хлоридлар) матдәләр эремәсе. Цитоплазмада җыелып, күзәнәк сыекчасы эчке басымны арттыра, күзәнәк стенкасын киерелдерә. Бу тургор дип атала. Тургор үсемлек тукымаларына ныклык бирә.
 
6.  Үсемлекләргә чиксез үсү хас: алар гомер буена үсә, зурая. Үсемлекләр патшалыгы организмнарның ике зур төркемен:
түбән төзелешле һәм югары төзелешле үсемлекләрне үз эченә ала. Алар төзелешендәге һәм тереклек эшчәнлегендәге принципиаль үзенчәлекләр белән нык аерылып торалар.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^