Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ
include"../_head.html"; ?>
БИОЛОГИЯ
В.Б. Захаров, Н.И. Сонин
LAT | CYR
Артка | Китапның башына | Алга
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
ЮГАРЫ ТӨЗЕЛЕШЛЕ
ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ
|
|
|
|
|
|
|
|
Югары төзелешле
үсемлекләр, түбән төзелешлеләрдән аермалы буларак, ачык күренеп торган
тукымалардан тора: организмның үсүен тәэмин итүче
ясалгы тукыма; япма тукыма;
туклыклы матдәләрне, су һәм фотосинтез продуктларын күчерүне тәэмин
итүче үткәргеч тукыма; механик,
яки терәк тукыма; бүлеп чыгару,
яки секретор һәм төп (шул
исәптән туплаучы) тукымалар.
Югары төзелешле
үсемлек тукымалары органнарны барлыкка китерәләр:
вегетатив органнар — тамыр, сабак һәм
яфрак, шулай ук үрчүдә катнашучы
репродуктив органнар, мәсәлән, споралар өлгерү урыны
булган спорангийлар яки ябык орлыклы
үсемлекләрдә чәчәкләр һәм
җимешләр. Өстәвенә, барлык югары төзелешлеләрнең
ата һәм ана репродуктив органнары күп күзәнәкле.
Югары төзелешле
үсемлекләрнең үзенчәлекле билгесе: аларда индивидуаль үсеш
эмбриональ (яралгы чоры) һәм
постэмбриональ (яралгыдан соңгы) периодларга
бүленә.
|
|
|
|
|
Югары төзелешле
үсемлекләр аспатшалыгы ике зур төркемне берләштерә: споралылар һәм
орлыклыларны. Споралы үсемлекләргә
Мүксыманнар, Плаунсыманнар, Наратбашсыманнар һәм Абагасыманнар
керә.
Споралыларның төп
үзенчәлекле билгесе булып, аларда тукымаларның, орлыклылардагы
кебек, функциясе буенча ачык аерылмавы һәм споралар ярдәмендә
җенессез юл белән үрчүе тора. Споралыларның җенси үрчүе сулы тирәлек
белән бәйләнгән, чөнки аларда аталану су тамчысында бара.
Орлыклы үсемлекләр ике бүлекне үз эченә
ала: Ачык орлыклы һәм Ябык орлыклы (Чәчәкле) үсемлекләрне. Алар
җенси юл белән орлыктан үрчиләр, ә җенессез үрчү тән өлешләре белән —
вегетатив юл белән тормышка аша. Орлыклы үсемлекләрдә тукымаларның
функциясе буенча аерылуы (специалләшүе) нык үсеш алган: алар ачык
күренеп торган органнар системаларын — бәбәк һәм тамыр системаларын
барлыкка китерәләр. |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
 |
|
|
|
 |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Артка | Китапның башына | Алга
|
КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ
|
|