Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: БИОЛОГИЯ

БИОЛОГИЯ
В.Б. Захаров, Н.И. Сонин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Ябыкорлыклыларның төзелеше. Чәчәкле үсемлекләрнең тәне бәбәк һәм тамыр системаларыннан тора. Тамыр системасын төп, ян һәм өстәмә тамырлар тәшкил итә. Бәбәк системасы ботак­тан һәм анда урнашкан яфраклар һәм бөреләрдән тора; сабакта үрчү органнары — чәчәкләр, орлыклар һәм җимешләр үсәргә мөмкин.
Күпчелек агаччыл чәчәклеләрдә кайвакыт берничә дистә метрга җитеп үскән агаччыл сабак була. Хәзерге агачлар, ылыслылар һәм гинкго кебек ачыкорлыклыларны исәпләмәгәндә, барысы да бер өлешле яки ике өлешле чәчәкле үсемлекләргә керәләр.
Бер өлешле үсемлекләр арасында агачлар чагыштырмача аз, булганнары да, икеөлешлеләрдән аермалы буларак, үзагач бар­лыкка китерми. Алар арасында иң билгелеләре — пальмаларның берничә йөз төре, мәсәлән, тропик һәм субтропик поясларда үсә торган хөрмә һәм кокос пальмалары. Күпчелек агаччыл төрләр — икеөлешлеләр, һәм алар дөньяның төрле почмакларында тарал­ган. Аларның күбесе кыйммәтле үзагачы белән билгеле, мәсәлән тик, кара һәм кызыл агач. Уртача поясның гадәти агачлары исәбенә имән, корычагач, бүк һәм каен керә. Алар, кагыйдә була­рак, катнаш урманнар барлыкка китерә. Андый урманнарда башка төрләр дә, еш кына көньякта каштан очрый.
Агачның юанлыгын үзагачны тоташ боҗра белән әйләндереп алган камбий дип аталган күзәнәкләр катлавының тереклек эшчәнлеге билгели. Кабык астында яткан бу күзәнәкләрнең бүленүе агачның юанлыкка үсүенә китерә: камбий барлыкка китергән күзәнәкләр тиз арада кәүсәнең үткәргеч системасы элементларына әверелеп специальләшә. Шушы система буйлап минераль тозлар ботакларга һәм яфракларга күчә.
Суны үткәрүче тукыма күзәнәкләренең стенкалары картая барган саен, акрынлап аларга химик составы белән целлюлозага якын торган тыгыз матдә лигнин сеңә. Агачны төз утыртучы кәүсәнең катылыгын һәм ныклыгын нәкъ менә лигнин билгели.
Камбий күзәнәкләренең бүленүе төрле шартларда төрлечә бара. Уртача пояста җәен агачлар, көз көнендәгегә караганда, тизрәк үсәләр. Нәтиҗәдә җәй айларында үскән үзагач катлавы кискән агачта аксылрак боҗра булып күренә. Шуңа күрә агачның яшен әлеге еллык боҗраларны санап җиңел белеп була. Тропикта исә агачларның үсү тизлеге коры сезонның дымлы сезон белән алма­шынуына бәйле.
Агачның кәүсәсен каплап торучы бөке катлавы махсус тукыма — бөке камбие күзәнәкләре бүленүдән ясала. Бу саклагыч япманың калынлыгы һәм составы агачларның төрле төрләрендә төрлечә була. Мәсәлән, каен агачында бөке катлавы юка һәм кәгазьгә охшаган, ә бөке имәнендә көпшәк һәм бик калын була. Са­ванналарда үсүче кайбер агачларның бөкесе хәтта утта да янмый.
Агачларның яфраклары зурлыгы һәм формасы белән гадәттән тыш күптөрле, алар гади дә, катлаулы да булырга мөмкин. Бер рәткә тезеп карасаң, иң беренче каенның вак яфраклары куелыр, аларның зурлыгы 5 см дан артмый, ә иң ахырда озынлыгы 30 м га кадәр җиткән каучук фикусының гигант яфраклары урын алыр иде.
Агачта һәр яфракның үз яшәү дәвере бар, һәм бу климат факторларына бәйле. Уртача пояста күп агачлар яфракларын һәр

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^