Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ

МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ
В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А Щенев


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



елгасы, ә югары һәм түбән агымнарында бусагалар һәм шарлавыклар күп. Шактый зур өлешендә елга корылыклы территорияләрне кисеп үтә. Шуңа күрә ул сугару өчен бик зур әһәмияткә ия, шул максат белән елгада плотиналар һәм сугару каналлары төзелгән.
Замбези — Африканың Һинд океанына коя торган елгаларыннан иң зурысы. (Сез моны нәрсә белән аңлатырсыз?) Биредә дөньядагы иң эре шарлавыкларның берсе Виктория урнашкан. Елга 120 м биеклектәге кыядан үзәнне аркылы кисеп үтә торган тарлавыкка киң ташкын булып (1800 м) килеп төшә. Шарлавыкның гөрелтесе әллә ничә километрдан ишетелеп тора. Югарыдан ургылып төшкән суның вак тамчылары, гигант баганалар булып, йөзләрчә метр биеклеккә күтәрелә. Кояш нурлары, шушы су тамчыларында чагылып, төрле төстәге салават күперен хасил итә. Җирле халык шарлавыкны «гөрелдәвек төтен» дип йөртә. Шарлавыктан түбәндәрәк плотиналар, гидроэлекростан-цияләр һәм сусаклагычлар төзелгән.
Күлләре. Африканың барлык зур күлләре дә диярлек Көнчыгыш Африка яссы таулыгындагы ярылулар зонасында урнашкан. Шуңа күрә аларның казанлыклары озынча формада. Бу күлләр, кагыйдә буларак, биек текә таулар белән каймалап алынган. Күлләр бик тирән һәм шактый озын. Мәсәлән, 50—80 км киңлектәге Танганьика күле 650 километрга сузылган. Бу — дөньядагы барлык төче сулы күлләрнең иң озыны. Тирәнлеге ягыннан (1435 м) Танганьика Байкалдан гына калыша. Аны әйләндереп алган таулар 2000 метрга кадәр күтәрелеп тора.
Виктория — Африкада мәйданы ягыннан иң зур күл. Аның казанлыгы ярылган урында түгел, платформаның сөзәкләнеп сыгылып төшкән җирендә урнашкан. Шуңа күрә күл тирән түгел (уртача тирәнлеге 40 м), ярлары сөзәк һәм кискәләнгән. Яшенле яңгыр вакытында еш кузгала торган давыллы җилләр күлдә бик көчле дулкын күтәрә.
Чад күле — сай сулы күл, тирәнлеге 4—7 метр. Аның мәйданы явым-төшемнәр һәм үзенә агып төшә торган елгаларның ташуына бәйле рәвештә кискен үзгәреп тора, яңгырлы чорда ике тапкырга диярлек зурая. Күлнең ярлары нык сазланган.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^