Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ

МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ
В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А Щенев


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Халык тормышында елгалар һәм күлләрнең әһәмияте.
Африканың явым-төшемнәр аз була торган урыннарында эчке сулар сугару өчен файдаланыла. Бу яктан алганда Нил, Нигер, Замбези елгалары аеруча әһәмиятле. Нил елгасы буйлап бөтен Сахара чүле аша диярлек уңдырышлы җирле оазис сузыла, ул Нил сулары белән сугарыла. Африканың елгалары гидроэнергиягә бай. Аның запасы Конго (Заир) елгасы бассейнында бигрәк тә күп. Күп елгалар һәм күлләр су юлы булып хезмәт итә. Елгалары һәм күлләре балыкка бай, ә ул африкалыларның туклануында зур урын тота. Төче суларда балык тоту буенча Африка Азиядән генә калыша.
Тропик чүл климаты өстенлек иткән территорияләрдә су белән тәэмин ителүнең бердәнбер чыганагы — җир асты сулары.
Галимнәр исәпләвенчә, Сахараның үзәк өлешендә җир асты суларының запаслары гаять зур һәм авыл хуҗалыгы культуралары, бакчалар үстерү өчен җитәрлек.

Биремнәр. 1. Замбези елгасы һәм Танганьика белән Чад күлләре мисалында елгалар һәм күлләрнең рельефка һәм климатка бәйле икәнлеген раслагыз. 2. Замбези елгасына характеристика бирегез (планны, кушымтадан карагыз). 3. Елганы тасвирлау өчен сез нинди карталардан файдаланырсыз?

§ 28. Табигый зоналары

1. Африканың табигый зоналарын әйтегез. Материкта алар-ның урнашу үзенчәлекләре нинди? 2. Климат пояслары белән табигый зоналар арасында нинди бәйләнеш бар? 3. Экваториаль урманнар, саванналар, тропик чүлләр зоналарының әһәмиятле билгеләрен әйтегез.

Экваториаль урманнар Конго (Заир) елгасы бассейнында экваторның ике ягында да һәм экватордан төньякка таба Гвинея култыгы буйлап урнашканнар. Бу зонаның барлыкка килүенә ел буена җылылык һәм дым микъдары күп булу ярдәм иткән.
Африканың экваториаль урманнары составы ягыннан төрле-төрле. Агач төрләре генә дә 1000 гә якын. Өске ярусны фикус, пальма һ. б. агачлар тәшкил итә. Түбәнге


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^