Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ

МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ
В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А Щенев


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



һәм күп яңгырлар алып килә. Ярымутрауның эчке өлешләрендә һәм Атлантик океаннан ераграк урнашкан Финляндиядә кыш салкын, кар озаграк ята.
Климаты дымлы һәм рельефы калку булуы аркасында, Төньяк Европада кыска, ләкин мул сулы, бусагалы һәм шарлавыклы елгалар күп. Елгалар, аеруча Норвегиядә һәм Швециядә, гидроэнергиягә бай. Көчле агымлы һәм бусагалы елгаларда ГЭСлар күп төзелгән.
Меңләгән зур һәм кечкенә күлләр бозлыклар казыган казанлыкларны биләп тора. Күлләрнең күплеге — Финляндия һәм Швеция табигатенең бик әһәмиятле үзенчәлеге.
Фенноскандия — урманнар иле. Аның территориясенең яртысыннан артыгын югары сыйфатлы үзагач бирә торган куе нарат һәм чыршы урманнары каплап алган. Күп урманнар сазлыкка әйләнгән.
Финнар үзләренең илен Суоми — «сазлыклар иле» дип атыйлар. (Бу илдә ни өчен сазлыклар куп булуын аңлатыгыз.)
Халкы. Төньяк Европада халык чагыштырмача сирәк урнашкан. Монда шведлар, норвегиялеләр, даниялеләр яши; көнчыгышында — финнар. Территориясенең яшәү өчен уңайлы көньяк өлешен һәм диңгез буйларын халык яхшырак үзләштергән.
Җир өсте түбәнлекле, климаты дымлы һәм йомшак, туфрагы уңдырышлы, Даниядән кала, Төньяк Европадагы илләрнең табигый шартлары игенчелек өчен уңайлы түгел.
Төньяк Европа илләре үзләренең промышленностьлары белән аерылып торалар. Халыкның кәсебе диңгезгә һәм табигый байлыкларга нык бәйле. Исландия һәм Норвегия балыкчылык белән дан тота. Норвегиялеләрнең күбесе тәҗрибәле диңгезчеләр, аларның кораблары төрле диңгезләрдә һәм океаннарда йөзә, йөк ташый, балык тота. Норвегия — поляр өлкәләрне тикшерү буенча, бөтен дөньяга танылган галимнәр Р. Амундсен һәм Ф. Нансенның, безнең чорның танылган кыю диңгезчесе, сәяхәтче-галим Тур Хейердалның ватаны. Төньяк Европа илләрендә төрле суднолар: нефть ташу өчен танкерлар, бозваткычлар, буксирлар төзиләр.
Урманга бай Швеция белән Финляндия башка илләргә агач материаллар, кәгазь һәм агачтан ясалган башка әйберләр чыгара.
Швециядә — тимер рудасы, Норвегиядә Төньяк диңгез төбеннән нефть һәм табигый газ чыгаралар.
Авыл халкы, күбесенчә, терлек асрый, чөнки монда, климат йомшак һәм дымлы булганга, үлән яхшы үсә.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^