Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ

МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ
В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А Щенев


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Европаның башка илләре белән чагыштырганда Төньяк Европада, аеруча төньягында һәм тауларда, табигать яхшырак сакланган. Табигый комплексларны саклау өчен, барыннан да бигрәк төньяк районнарда һәм поляр түгәрәктә милли парклар төзелә.

Биремнәр. 1. Төньяк Европаны юа торган диңгезләр аның климатына һәм халкының кәсебенә ничек йогынты ясый? Җавап биргәндә Төньяк Европаның комплекслы картасыннан файдаланыгыз. 2. Исландиядәге еллык температура тирбәнешләрен билгеләгез. Аның турында нәрсә әйтеп була?

§ 68. Көнбатыш Европа илләре. Бөекбритания

Илләрнең бу төркеменә Евразиянең көнбатыш өлешенә урнашкан дәүләтләр керә. Алар Атлантик океанның зур йогынтысын тойган табигате, йөз елларга сузылган тарихы, нык алга киткән хуҗалыгы белән аерылып торалар. Көнбатыш Европа илләренең иң зурлары — Германия, Франция, Бөекбритания. Зурлыклары буенча Швейцария, Бельгия, Нидерланд, Ирландия, Австрия алардан калыша.
Бөекбритания. Бу — Британия утрауларына урнашкан һәм иң зур утравының исеме белән аталып йөртелә торган, мәйданы ягыннан зур булмаган дәүләт.

1. Бөекбритания нинди утрауларда урнашкан? Бу илне юа торган океан һәм диңгезне, Төньяк-Атлантика агымын картадан табыгыз. 2. Илнең климатына Атлантик океанның йогынтысы турында нинди нәтиҗә ясап була?

Табигатенең үзенчәлекләре. Бөекбританияне материктан тар гына бугаз аера. Табигый шартлары буенча ул Көнбатыш Европадагы күрше илләрне хәтерләтә. Бу аңлашыла да, чөнки Бөекбритания материктан чагыштырмача күптән түгел аерылган. Илнең рельефы бертөрле түгел. Төньяк-көнбатышы таулы. Таулары борынгы, нык җимерелгән. Алар чагыштырмача файдаланырлык, әмма яшәү өчен тигезлекле көньяк-көнчыгыш өлеше уңайлырак.
Бөекбритания файдалы казылмаларга — ташкүмергә, тимер рудасы, кургаш һәм цинкка шактый бай. Бу утрауларны юа торган Төньяк диңгездә нефть һәм табигый газның бик зур чыганаклары табылды.
Океанга якын булганлыктан, җәй салкынча (+12—16 °С), ә кыш йомшак, гыйнварның уртача температурасы +4—5 °С. Кар ява, ләкин тиз эреп бетә, бары төньякта, тауларда гына 1 —1,5 ай ята. Диңгез климаты үләннәрнең үсүе өчен бик уңайлы, көньяк-көнчыгышында алар ел буена үсеп утыра. Бөекбританияне еш кына яшел болыннар иле дип йөртәләр.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^