Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ

МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ
В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А Щенев


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Англиядә һава үзгәрүчән, болытлы һәм яңгырлы, бигрәк тә көз көне. Океаннан еш кына дымлы җил исә. Кышын да, җәен дә куе томан төшә. Кайвакыт томан берничә көн буена таралмый тора.
Күп сулы һәм тигезлекләр буйлап ага торган тыныч елгаларында суднолар йөри. Темза елгасы буена Бөекбританиянең башкаласы Лондон урнашкан.
Бөекбритания кайчандыр киң яфраклы урманнар белән капланган булган. Хәзер алар юк инде, кайбер урыннарда гына бүк һәм имәнлекләр сакланып калган. Эре хайваннардан аю, кабан дуңгызы, болан күптән кырып бетерелгән.
Илнең диңгез яр буйлары — төрле балыклар: сельдь, треска, килька һ. б. промыселы урыны. Инглизләр туклануда балыкны күп кулланалар.
Халкы. Көнбатыш Европаның күпчелек илләрендәге кебек, Бөекбританиядә дә халык тыгыз утырган. Шәһәрләренең күбесе диңгез буйларына урнашкан.
Инглизләр Бөекбританиядә күпчелекне тәшкил итә. Алар илнең зур өлешенә утырган. Инглиз теле — илдәге төп тел һәм Җир шарында киң таралган. Илнең төньяк өлешендә шотландиялеләр яши. Алар үзләренең бик күп милли үзенчәлекләрен саклап калганнар.
tmp24A-1.jpg
104 нче рәсем. Лондон — Бөекбританиянең башкаласы, дөньядагы иң
зур шәһәр һәм порт


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^