Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ

МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ
В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А Щенев


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



§ 69. Франция

Европа чит илләре арасында Франция Республикасы мәйданы ягыннан иң зурысы.

1. Франциянең географик урыны күршесендәге Бөекбрита-ниядән нәрсә белән аерыла? 2. Климат картасыннан илнең кайсы өлешендә иң күп явым-төшем булуын билгеләгез.

Табигате. Франциянең яртысын диярлек (төньягын һәм көнбатышын) игенчелек өчен уңайлы тигезлекләр алып тора. Көньяк-көнчыгыш өлешендә калкулыклар һәм таулар күп. Иң биек таулар — Альплар (Альп, альб «биек тау» дигәнне аңлата). Испания белән ике арада Пиренеи таулары сузылып киткән. Тау битләрендәге альп һәм субальп болыннары җәйге көтүлек итеп файдаланыла. Очлы башлы түбәләр, кыялар, кар һәм бозлыклар патшалыгы булган биек таулар — бөтен дөньяга танылган туризм һәм альпинизм районнары.
Франция файдалы казылмалардан тимер рудасына, ташкүмергә, алюминий чималы бокситка һәм калий тозларына шактый бай. (Аларның ятмаларын комплекслы картадан табыгыз.) Ләкин нефть һәм газ күп түгел, ул аларны чит илләрдән сатып алырга мәҗбүр була.
Илнең күп өлешендә уртача җылы һәм диңгез климаты өстенлек итә. Атлантик океан йогынтысы көнбатышта ныграк сизелә. Монда болытлы көннәр еш була, океан җиле исә. Урта диңгез буенда җәй эссе һәм коры, кыш җылы һәм дымлы була. Зәңгәр яр дигән бик зур курорт районы шунда урнашкан.
Франциядә — елгалар, ә Альп тауларында бик матур күлләр күп. Тау елгаларында ГЭСлар корылган. Алар илдә җитештерелә торган электр энергиясенең 1/3 е чамасын бирә. Франциядә иң озын елга — Луара. Сена елгасы да дөньяга билгеле, аның яр буена Франциянең башкаласы — Париж урнашкан.
Франциянең табигатен кеше нык үзгәрткән. Урманнар башлыча Альп тауларында сакланып калган. Аларның күбесе, бигрәк тә илнең көньягында, янгыннардан нык зыян күргән. Урта диңгез буйларындагы кыргый үсемлекләрне культуралы үсемлекләр алмаштырган. Урманнарны


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^