Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ

МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ
В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А Щенев


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



§ 70. Германия

Бу — нык алга киткән дәүләтләрнең берсе, халык саны буенча Көнбатыш Европада иң зур ил. 1990 елны, Германия Демократик Республикасы белән берләшкәннән соң, аның мәйданы һәм халкы тагын да артты. (Германияне нинди диңгезләр юа? Илнең «диңгез капкалары» булып торган эре портларны әйтегез.)
Европа чит илләре арасында Германия — чиктәш күршеләргә иң бай ил. (Ул нинди зур дәүләтләр белән чиктәш?)
Табигате. Германиянең территориясе төньяктан көньякка сузылган. Табигый шартлары буенча да, кешеләрнең алардан файдалануы буенча да бертөрле түгел. Көньякка-рак киткән саен, урыны калкулана бара.
Төньягында Төньяк Герман түбәнлеге ята. Бу урында кайчандыр диңгез булган, ул калын утырма катлам калдырган. Мореналы калкулыклар арасында бозлыклар ясаган кечерәк кенә күлләр ята. Дымлы климат шартларында бик күп сазлыклар ясалган, хәзер аларның барысын да диярлек киптереп бетергәннәр, анда болыннар һәм сөрү җирләре җәелеп ята. Йомшак диңгез климаты, явым-төшемнең күплеге үсемлекләр өчен бик уңайлы. Бу — бик әһәмиятле терлекчелек районы. Сусыл болыннарда сыер көтүен көтәләр.
Илнең зур өлешен уртача биеклектәге бик матур урманнар белән капланган таулар полосасы алып тора. Болар — борынгы таулар, түбәләре яссы яки гөмбәзгә охшап тора. Уртача биеклектәге таулар гранит, гнейс, комташ, известь катнашкан тау токымнарыннан ясалган һәм киң үзәннәр белән аерылган. Яссы тау түбәләреннән җәелеп киткән үзәннәр, ялангач кыялар күренә. Сазлыклардан күп санлы инешләр башлана, алар агачлар арасыннан агалар, кайвакыт шома кыядан төшеп, кечкенә шарлавыклар ясыйлар. Таудагы көтүлекләрдә терлек көтәләр, басуларда арыш, солы һәм бәрәңге үстерәләр. Тауларның табигате бик матур, анда күп тыюлыклар һәм җәй көне халык ял итә торган урыннар бар.
Германиянең көньяк өлешенә Альп тауларының төньяк сыртлары һәм аның итәкләре урнашкан. Төньяк Альплар


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^