Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ

МАТЕРИКЛАР ҺӘМ ОКЕАННАР ГЕОГРАФИЯСЕ
В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А Щенев


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ташкүмергә һәм калий тозларына бай. (Алар чыккан урыннарны комплекслы картадан табыгыз.) Рур ташкүмер бассейны аеруча танылган. Күпчелек чималны, бигрәк тә нефтьне, читтән кертергә туры килә. Рур өлкәсе үзенең алга киткән промышленносте белән аерылып тора.
Авыл хуҗалыгында төп шөгыль — терлекчелек, моның өчен табигый шартлар бик уңайлы. Үсемлекчелек терлекләрне азык белән тәэмин итә. Арыш, солы, терлек азыгы культуралары чәчәләр. Сусыл альп болыннарында, илнең башка җирләрендәге кебек үк, сыерларның сөт токымнарын көтәләр. Һәркайда дуңгыз асрыйлар. Авыл хуҗалыгында төп культура — бодай. Берникадәр өлешен чит илләрдән сатып алалар. Илнең җәй җылырак көнбатыш һәм көньяк-көнчыгышында шикәр чөгендере үстерәләр. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү милли ашларда да чагыла. Ул үзендә эшләнгән колбасалар һәм сосискалар белән дан тота.

Биремнәр. 1. Германиянең нинди табигый зоналарга урнашуын әйтегез. 2. Комплекслы картадан файдаланып, илнең төрле өлешләрендә халыкның хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләгез. 3. Хуҗалык эшчәнлеге илнең табигатенә ничек тәэсир итә?

§ 71. Көнчыгыш Европа илләре

Польша,Чехия, Словакия, Венгрия, Румыния дәүләтләре, шулай ук Балкан ярымутравындагы кайбер илләр Көнчыгыш Европага керә.
Бу дәүләтләр төньякта Балтыйк диңгезеннән алып көньякка һәм көньяк-көнчыгышта Урта һәм Кара диңгезләргә кадәр, шактый киң полоса булып, якынча 1500 километрга сузылган бердәм территорияне биләп тора. Чехия, Словакия һәм Венгриядән кала, барлык илләрнең диңгезгә чыгу юлы бар.
Көнчыгыш Европа илләренең территориясен табигый шартлары буенча ике өлешкә бүлеп була. Бу территориянең төньягында — Польша, Чехия, Словакия һәм Венгрия, көньягында Румыния, Болгария, Югославия һәм Албания урнашкан. Алар рельефлары белән дә, климатлары белән дә бер-берсеннән аерылалар.
Польша, Чехия, Словакия, Венгрия. Чехия белән Словакиядән кала, бу илләрнең җир өсте тигез. Балтыйк диңгезе буйларыннан көньякта түбәнлекләр биек түгел, бары 50—200 м га гына күтәрелгән. Алар бик калын утырма токымнар катламыннан ясалган. Борынгы бозлык мореналы калкулыклар тезмәсе калдырган. Венгрия


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^