Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [108.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга


Шамил Рәкыйпов

(1929 елда туган)

Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов 1929 елның 22 сентябрендә Татар­станның Чүпрәле районы Яңа Чока­лы авылында туа.

Язучының беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре—очерк, хикәя һәм сәхнә әсәрләре—матбугатта 1956 елда күренә башлый. 1957 елда Бөтендөнья яшьләр фестивале уңаеннан үткәрелгән республика конкурсында Ш. Рәкыйповка «Сөю билгесе», «Арзан матурлык» исемле бер пәрдәлек пьесалары өчен беренче бүләк бирелә.

Ш. Рәкыйпов, язучы буларак, укучыларга документларга ни­гезләнеп язылган проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Ул иҗат иткән очерк, хикәя, повестьларның барысын да диярлек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары темасы берләштерә. 1967 елда аның «Чәчәкләр сөйли белә» исемле повесте басылып чыга. Бу әсәр фашизм белән көрәштә Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллиннарнын тиңдәшсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында. Шулай үк язучының Иван Кабушкин турындагы «Кайдан син, Жан?» (1968), татарлардан беренче буларак Герой исеме алган Гыйльфан Батыршин һәм аның сугышчан дусты Иван Чернопятко турындагы «Таңнар һаман матурмы?» (1969), хатын-кыз очучылар Мәгубә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм аларның полкташларының батырлыкларына багышланган «Кызлар-йолдызлар» (1972) һәм башка әсәрләре дә укучылар күңеленә хуш килде.

Хәзерге вакытта Ш. Рәкыйпов Казанда   яши һәм иҗат итә.



Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^