Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [109.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

ЧӘЧӘКЛӘР СӨЙЛИ БЕЛӘ

(өзекләр)

 I

Беркөнне кич ятарга җыенганда гына, Барый мышкылдап урам­нан кайтып керде дә әнисенә:

— Әни, әни! Иртәге көннән башлап мине үзең торганда уятыр­сың, яме,—диде.

—  Бәрәч, ни өчен шулай тагын?

—  Сабан туйлары җитә ич. — Җитсә соң.           

—  Узган ел алка ыргытышта—Сәмигулла, капчык киеп йөге­рештә Гадел беренчелекне алган иде. Быел аларны узарга исәп.

—  Һи, улым, икесен дә узу авыр булмагае ул.

Кулларын баш астына куеп, уйланып яткан Гани абзыйның күзләре очкынланып китте. Ул торып ук утырды һәм идәнгә, Габделвәли янына ятарга җыенган олы улына:

—  Прабильно, Габделбарый. Икесен дә уз,—диде.

—  Син, атасы, котыртма баланы. Авырып китмәгәе...

—  Пычак та булмас.

Шул арада өс-башын чишенеп өлгергән Барый әнисе күпертеп куйган мамык мендәрне алып сандык өстенә ыргытты, мендәр урынына баш астына иске бишмәт салды.

—  Нишләвең бу, Габделбарый? Җүләрләндеңме әллә, исәр ма­лай?

—  Мин Суворов дигән китап укыдым. Ул үзен чыныктыру өчен саламга ятып йоклаган. Ахырдан генерал булган бит шул кеше, әти!

—  Язалар җыен тузга язмаганны!..

—  Алай димә син, хатын. Чүтеки хак сүздер ул. Үземнең дә колакка чалынганы бар.—Аннары ул Барыйга таба борылды һәм елмаеп:—Тәвәккәллә, улым. Тәвәккәл таш ярган!—диде.

—  Кәнишне, әти. Юкса командадагы малайларны җиңмәгәч, какуй башлык мин аларга!

—  Дөрес. Хәзер йокла. Иртәгә үзем уятырмын.

Әйттеме-эшли инде аның әтисе. Ул, иртән кызарып кояш чыгып

килгәндә, балалар уянмасын дип пыш-пыш тиргәнгән Миңлеҗиһан апаның сүзләрен колагына да элмичә, елмая-елмая Барыйны уятты. Салкын су белән юынырга кушты һәм келәттән дүрт пот арыш сыярлык капчык алып бирде, аны киеп ничегрәк йөгерергә кирәген аңлатты.

Барый, йорттапл тавыкларның котларын алып, шап та шоп егыла-егыла йөгерде, тагын торды, тагын йөгерде.

—  Батыр ярасыз булмас. Туеңа хәтле төзәлер!—дип куәт бирә торды улына Гани абзый.

Тирләгәнче күнегүләр ясагач, Барый капчыкны үзе генә белгән җиргә яшереп куйды һәм әнисенә йорт эшләренә булышты. Аннары, көндәлек гадәте буенча, чәчәкләргә су сипте. Мәктәптәге түгәрәккә йөри башлагач, чәчәкләрне яратуы тагын да артты малайның. Су сибә дә, тәрәзәгә килеп: «Сәгать ничә?»—дип сорый. Сорый да йөгереп бакчага керә һәм, чәчәкләргә карап, дәфтәренә нидер язып куя. Тора-бара ул: «Әни, әни, кара әле, сәгать җидеме?»—дип, вакытны төп-төгәл үзе әйтә башлады. Шундый чакларда аналы-уллы ничек шатлануларын күрсәгез иде!

Шатлавмаслыкмыни?! Чәчәкләргә карап вакытны төгәл әйтүчеләр аяк астында чуалып йөрмиләр алар. Андыйлар бармак белән генә санарлык бу дөньяда. Бәлки, артыграктыр, һәрхәлдә, Барыйның әнисе шулай уйлый. Ышанмыйсызмыни? Әйе, әйе, чәчәкләргә карап вакытны белү үзегезнең хәлдән килми шул. Юк, бернинди дә тылсым юк биредә. Тырышса, игътибарлы булса, һәркем төшенә бу эшкә. Хәзер Тегермәнлек малайларының барысы да дип әйтмик, хата булыр, ә Барыйның дуслары һәрберсе өйрәнде моңа. Чәчәкләргә генә күз сирпеп алалар—сәгате-минутына хәтле төгәл әйтәләр.

Ә бит башта тәмам тамаша булды...

Үзсүзле Гадел һәм Сәмигулла, дәрес өйрәнеп тә туйган дип, Галим абыйлары түгәрәгенә язылмаган иделәр. Илһам авырып түгәрәккә килми калды. Нәкъ шул көнне укытучы чәчәкләр турында сөйләде. Дөньясын онытып, рәхәтләнеп тыңлады Барый, һәм чәчәкләргә карап вакытны төгәл билгеләргә өйрәнде. Әйткәнебезчә, башта малайлар моңа бер тамчы да ышанмадылар.

Нәкъ бүгенге кебек, Барый бакчада чәчәкләргә су сибеп йөри иде. Уйнарга чакырырга дип, Гадел керде. Куллары кесәсендә. Фырт. (Югары оч малайларының кузнасын отып кайткан икән.)

—  Әйдә, «Чөгәле күл»гә, балыкка,—ди бу.

—  Бүген өлгермибез. «Чөгәле күл» биш чакрымда, ә хәзер сәгать өч инде,—диде Барый.

—  Нинди өч булсын? Җүләр сатма, унике дә юк әле,—ди Гадел.

—  Юк, төп-төгәл өч...

—  Юк, унике...

Биш кузна өстеннән бәхәсләштеләр. Гадел оттырды. Бераздан оттырышны кайтарырга теләп, Гадел тагын бәхәсләште һәм тагын оттырды. Шулай итеп, барлык кузналар Барыйга күчте. Гомер булмаган хәл.

—  Син хәрәмләдең, ахры,—диде Гадел, һаман исенә килә алма­ган кеше төсле каңгыраеп.

—  Юк, ипидер, кояштыр әгәр...

— Ник оттырдым соң мин алайса ун кат?

Барый бакчадагы чәчәкләргә үрелеп карады һәм:

— Тагын бәхәсләшсәң, тагын оттырыр идең менә,—диде.— Хәзер алтынчы ярты булып килә.


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^