Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [15.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

«Беренче театр» комедиясе турында

Г. Камалның «Беренче театр» комедиясе 1908 елда Казанда «Гасыр» нәшриятында басыла. Шул ук елда сәхнәләштерелә дә.

Комедиянең төп темасы—кадимчеләрнең[1] яңалыкка аяк чалула­ры, тормыш барышын туктатырга теләүләре. Язучы, Казан байлары тормышыннан бер вакыйганы алып, гомумиләштереп биргән.

Комедия Хәмзә байның кияве Вәли монологы белән башлана. Бу очраклы хәл түгел, чөнки Вәли—Хәмзә бай һәм аның кебекләрнең яшәү рәвешенә риза булмаучыларның берсе. Әсәрдә Хәмзә бай исә бөтен искелекне үзенә туплаган кире образ итеп бирелә. «Галиәсгар әфәнденең бу комедиясе,—дип язды Ф. Әмирхан,—нәкъ шул театр мәсьәләсенең кайнаган вакытында чыгуы белән бигрәк әһәмиятле­дер. Татарча театрларга каршы кешеләр үз кыланышларын шул ук татар театрына барып күрсеннәр!»

Әсәр ахырында Хәмзә бай көлкегә кала. Ул үзе кебек тискәре кешеләр белән, спектакльне булдырмас өчен, шәһәр буйлап чабып йөри. Ә үз өендә барысы да театрга киткәннәр.

Кызы Гафифә белән улы Хәбибрахман үзләре генә мондый кыю адым ясый алмаслар иде. Алар—әтиләре Хәмзә бай тәрбиясендә үскән кешеләр. Ләкин гаиләдә кияү белән килен сыйфатында читтән килеп кергән Вәли белән Факиһә бар. Вәли чыгышы белән өстен катлаудан түгел. Ул: «Без бит мужик! Безнең бабай сука сукалап үскән. Әти, чабата киеп, 12 яшендә калага киткән. Безнең шикелле кара икмәк ашап үскән кешегә кая инде ул ак сөякле булу?!»—ди. Шунлыктан татарча беренче спектакль куелган көнне аның өйдә утырып тормавы бәхәссез. Ул хатынын да театрга алып китә. Хәмзә байның килене Факиһә дә куркак ире Хәбибрахманны төрлечә юмалый-юмалый театрга алып бара. Байның кибетчесе Фатих, мәдрәсә шәкертләре һәм башкалар—барысы да театрга киткәннәр. Әсәрнең әһәмияте алдынгы фикерле яшьләрнең җиңүендә һәм искелекне яклаучыларның көлкегә калуында.

Г. Камалның әйтүенчә, Хәмзә байның прототибы аның үзенең каенатасы була Бу рольне ул чорда «Сәйяр» театр труппасының иң мәшһүр артисты Габдулла Кариев башкара.




[1] Кадимчеләр— искелек яклылар, яңалыкка каршы торучылар.


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^