Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [44.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...

_____________________________________________________________________________

шаккату—бик нык гаҗәпләнү, хәйран калу

рәнҗү—хәтер калу, үпкәләү

гыйбрәтле—сабак, сабак булырлык, уйланырга мәҗбүр итә торган

безнең як тумасы—безнең як кешесе

кәррә—мәртәбә, тапкыр

мәгърифәт—аң-белем

көлле—барлык, һәммә

_____________________________________________________________________________

Сораулар һәм биремнәр

1.  Гомәр базарга ни өчен килә һәм нинди вакыйгага очрый?

2.  Хәнәфи абзый кем ул? Ул Тукайның нинди сүзләрен исенә төшерә? Шул юлларны табып укыгыз.

3.  Тукайның үлеме халыкка ничек тәэсир итә?

4.  Бөек шагыйрьнең шигырьләре булачак язучыга ничек ярдәм итә?

5.  Әсәрне тулы килеш укып чыгыгыз.

«ТУГАН ЯГЫМ» ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШҮ ӨЧЕН СОРАУЛАР

1.  Кешенең туган җире каян башлана?

2.  Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр беләсез?

3.  Туган ягыгыз табигатен күзәткәнегез бармы? Ул сезгә ничек тәэсир итә?

4. Туган халкыгызның нинди гореф-гадәтләрен беләсез? Итагать­ле, тәртипле, үз милләтен яратучы булып үсүдә гореф-гадәтләрнең әһәмияте бармы? Мисаллар китереп сөйләгез.

5.  Гомәр Бәшировның бу повесте ни өчен «Туган ягым—яшел бишек» дип атала?

6. Туган якка багышланган тагын нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

                                                 

Бирем

«Туган ягым—яшел бишек» исемле хикәя төзеп языгыз.



Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^