Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [45.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ

Г. Бәширов шигыре                                                                                                        С.   Садыйкова музыкасы

Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җидеулак.

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк,

Шул чакларда бигрәк ямансу.

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым.

Җидегән йолдыз күреп калсын дип.

Җанкай-җанаш алсын да куансын,

Вәгъдәләрем булып,

Вәгъдәләрем булып калсын дип.

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә

Иртән искән җәйге җилләргә.

Сез каласыз инде, без китәбез,

Без китәбез ерак,

Без китәбез ерак илләргә!..

Бирем

Җырны өйрәнегез.

Мәкальләр һәм әйтемнәр

Ил йоласыз булмас.

Туган җирем—туган туфрагым.

Үз илең—үз өең.

Халык байлыгы—җир белән су.

Бала кадерен ана белер, ил кадерен ир белер.

              Сабантуе—сары алтын.   

               



Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^