Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [47.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

КАЗ ӨМӘСЕ

Эльмира Шәрифуллина

Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Ярлар табып калыгыз.

Бии-унный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән гадәт

Татарның каз өмәсе.

Каз мамыгы яшь киленгә—

Түшәк, ястык, юрганга.

Мамыктай кулын сөйгәнең

Иңнәреңә куйганда.

Сокланырсың сылу кызга,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән йола

Татарның каз өмәсе.

Юл аягы—каз коймагы—

Сыйлансаң, суык тимәс.

Каз йолка белмәгән кызны

Егет солтаны сөймәс.

Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы төймәсе.

Борынгыдан килгән йола

Татарның каз өмәсе.

Сораулар

1.  Татар халкының нинди милли бәйрәмнәре бар?

2.  Каз өмәсе турында нәрсәләр белдегез?

3.  Татар халкының милли бәйрәмнәренә, йолаларына бәйле нинди җырлар беләсез?


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^