Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [57.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

ИМӘН

Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән.

Тирә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.

Таң җилләре җилфер-җилфер

Җилфердәтә яфракларын.

Имән җырлый, искә төшереп

Шаулап үскән яшь чакларын.

Мең ел элек кемдер монда

Җир казыган, тир тамызган.

Һәм беренче кат имәннең

Яшәү иртәсен кабызган.       

                                                                                   

Кем дә белми ул кешене,

Игенчеме, бакчачымы,

Яшеллек һәм хәят сөйгән

Батыр хезмәт патшасымы?

Кем булса да, туфрагында

Җир саклаган аның тирен.

Һәм карт имән гомере белән

Бүләкләгән бу эш ирен.

Һор көн юлдан дистәләгән

Юлчы уза, тузан туза.

Һәм һәр юлчы—моңлы җырчы

Имән җырын тыңлап уза.

Җилле көнне юлчыларны

Имән саклый җил-яңгырдан.

Җылы биреп җил-су үтмәс

Яшел чуклы юрганыннан.

Күләгәсе ял иттерә

Кырда эшләп арганнарны.

Кавыштыра айлы кичтә

Яшерен утта янганнарны.

Юл күрсәтә адашканга

Имән кышкы бураннарда.

Җәен татлы дымын эчерә

Кырда урак урганнарга.

Бәхетле син, ерак илдәш,

Хезмәтеңә мин баш иям.

Һәйкәл булып яшьлегеңә

Үскән монда бу карт имән.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

____________________________________________________________________________________________________________________

яшел чуклы юрганмонда: имән яфраклары

кавыштыра—күрештерә, очраштыра

____________________________________________________________________________________________________________________

Сораулар һәм биремнәр

1.  Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Эчтәлеген сөйләгез.

2. Кешенең тормыш максатын билгеләгән юлларны укыгыз. Кешенең эшен шагыйрь нәрсә белән чагыштыра?

3.  Бу шигыре белән автор нәрсә әйтергә тели?

4.  Соңгы юллардан сез нәрсә аңладыгыз?

5.  Шигырьне яттан өйрәнегез.


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^