Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [59.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга


Харис Якупов

(1919)

Күренекле рәссам Харис Якуповның картиналарында Татарстан тарихы һәм татар халкының бүген­ге тормышы тирән эчтәлекле, юга­ры идеяле һәм күпкырлы тасвирлана. Аның һәр әсәре халкыбыз тормышының яңа ягын, үзенчәлеген күрсәтә. Рәссам тормыш, тарих һәм кеше характерына фәлсәфи якын килә, картиналарның һәр штрихына, деталенә тирән мәгънә сала белә.

Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катна­ша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый.

1941 —1945 еллардагы сугыш Харис өчен чыныгу һәм тормыш мәктәбе була. Сугышчы, разведчик, топограф, старшина X. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан тукта­мый.

Харис Якупов—портрет остасы. Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы дип табылды.

«Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А. С. Пушкин Казан юлында», «А. М. Горький Марусовкада» (1946—1949) кебек карти­налары тарихи темаларга багышланган.

Харис Якупов—пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полот­нолар иҗат итә.

1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В. И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарыбыз Харис Якупов һәм Лотфулла  Фәттаховка  СССРның Дәүләт  премиясе

бирелә.

1954 елда Харис Якупов җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдын­нан» дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Картинада фа­шистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.

Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Ш. Ка­мал, М. Гафури, К. Нәҗми, Җ. Тәрҗеманов, Ә. Фәйзи, Л. Ихсанова һ. б. язучыларның китапларына, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый.

Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә.

Харис Якупов 1951 елдан башлап Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшләде. 1974 елда СССР Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.

1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелде.

Аның хатыны һәм ике улы да—рәссамнар.

Сораулар һәм бирем

1.  Харис Якупов кем ул?

2.  Сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

3.  Харис  Якупов   иҗаты   белән   тулырак   танышу   өчен   музейларга, күргәзмәләргә барыгыз.



Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^