Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [67.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

алалар. Без чыгарган бу ташлардан алар үзләренә матур йортлар салалар.  Тагын да баерак булырга телиләр. Я, фиргавеннәр белән фашистлар арасында нинди аерма бар соң?

—  Син нәрсә, егет, пышылдап кына сөйләнеп утырасың?—диде миңа бер әсир.

Мин сискәнеп киттем. Урынымнан торып, ломны кулыма алдым.

—  Әнә сиңа баядан бирле фриц карап тора. Башыңны сакла,  туганкай, кирәк булыр әле ул,—дип, әсир минем янга килеп, кәйлә

белән ташка суга-суга сөйләшә башлады.

—  Кемгә кирәксен безнең башлар?— дидем  мин аңа.—Кемгә кирәксен бу бәхетсез башлар?..

—  Туган илеңә!—диде теге әсир.

Мин аңа күтәрелеп карадым. Аның бу сүзләре миңа бик ягымлы булып ишетелде. Минем бу кешенең күзләренә карыйсым килде. Теләгемне сизгән кебек, ул да йөзен миңа таба борды.

Ул шактый яшь кеше иде. Аңа, бәлки, егерме биш-утызлардан ары булмагандыр. Аның йөзендә беренче карауда ук күзгә бәрелә торган аерым билгеләр юк. Бит сызыклары дөрес урнашкан. Күзләре башка кайбер кешеләрнеке шикелле зур яки бик кечкенә түгел, борыны да җәелеп яки озынаеп тормый. Кыскасы, барысы да үз урынында иде. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мондый кешеләр, гадәттә, тый­нак һәм гадел булалар.

Мин яңа танышыма бераз карап торгач, бая өзелеп калган сүз­не дәвам итәргә уйладым. Үзем лом белән ташка  бәрәм—үзем сөйлим.

—   Безнең башлар туган илгә кирәк булырлармы соң?—дим.

—  Ә нигә син алай уйлыйсың?

—   Уйламас идем дә, уйларга туры килә, парин. Ни әйтсәң дә, без—әсирләр. Илдә безнең турыда яхшы хәбәр йөрмәс... Безнең монда шулай газап чигүебезне кем белә?

—  Ил белә, халык белә. Без—әсирләр, ләкин җинаятьчеләр түгел ич...—ди теге әсир.

—  Җинаятьчеләр түгел, анысы дөрес, ләкин батырларда түгел,— дип, тагын берәү сүзгә кушылды.—-Менә уйлап кара, син хәзер нишлисең? Таш чыгарасың. Кемгә? Дошманга. Я, шуннан соң син кем инде, әйт?

— Соравың туры, ләкин яңа түгел. Синең башыңа бу уй бик соң төшкән булса кирәк. Мин үз язмышымны бары туган илемә генә тапшыра алам. Әгәр мине ил җинаятьче дип саный икән, атсын, ассын. Тик үз кулы белән.

Әсир ярсып китте. Аның маңгаена кан тамыры бәреп чыкты Күзләре ачыла төште. Тавышы дулкынланды. Ул, шулай сөйли- сөйли, үзе дә сизмәстән, кәйлә белән зур таш кисәген ватып, түбәнгә таба тәгәрәтеп җибәрде. Үзе:

—  Сакланыгыз!—дип кычкырды. Аннары кәйләгә таянды да:

—  Теләсә нишләсеннәр, исән-сау калсам, илгә беренче булып

кайтам,—диде.

—  Ә Себергә җибәрсәләр?—диде баягы әсир.

—   Юк, мине Себергә җибәрмәсләр. Чөнки мин—тамгаланган

солдат.

Әсир, чалбар балагын күтәреп, шәрә аягын күрсәтте.

—  Менә кара,—диде ул,—бу нәрсә?

Мин аның аяк балтырында зур яра эзен күреп калдым. Шунда мин яңа танышымның аксак икәнен белдем.

—  Бу,—диде әсир,—сугыш тамгасы. Ә менә монысы...—Ул, кәйләсен ташлап, пиджагын күтәреп, аркасын күрсәтте,—ә менә монысы фашистлар тамгасы.

Әсирнең аркасы аркылы-торкылы кызыл җепләр белән сызгаланып беткән иде.

Әсир сүзен дәвам итте.

—  Исән генә калыйм, илемә кайтам. Кайтам да фашистларның явызлыкларын бөтен дөньяга сөйләп йөрим. Ышанмасалар, менә шул тамгаларны күрсәтәм. Мин фашистларның киләчәген үтерүче булып кайтам... Беләсеңме?—Әсир бераз тынып торды. Кәйләсен алып, тагын ташка сукты.—Себергә җибәрәләр икән,—диде ул,— курыжмыйм. Себер дә безнең туган илебез ич.

Мин бу бәхәсне исем китеп тыңлап тордым. Әле бая гына көчсез, рухсыз булып күренгән кешеләр хәзер ниндидер батырлар кебек күренә башладылар.

Чыннан да, без әгәр исән калсак, тәннәребездәге камчы эзләре белән, сынган, биртелгән кул-аякларыбыз белән, үпкәләрдәге авыру­ларыбыз белән һәм йөрәкләргә язылган онытылмаслык нәфрәтебез белән фашизмны тере гаепләүчеләр булып җирдә йөрербез. Моның өчен яшәүнең кызыгы бар әле!

Теге Себер турында куркып сөйләгән әсирне аңлыйм мин. Ул, әлбәттә, үзенең бу язмышы өчен хурлану газабын кичерә. Ул үзенең фашистларга эшләп йөрүен җинаять итеп саный. Күңеленә тулган шул авыр хисләрен бушатырга тели иде.

Бу сөйләшүләр миңа дәрт өстәп җибәрде.

Безнең янга бер солдат килеп, эшебезне карап торды. Без бик тырышып эшләгән кебек күренергә маташтык. Солдат бер сүз дә әйтмәде. Ул ниндидер көй сызгыра-сызгыра китеп барды.

—  Әйдә, юлыңда бул,—диде минем яндагы аксак әсир,—хәзер сызгырсаң, биисе көннәрең дә булыр әле.


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^