Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [68.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

Аксак әсир миңа якынрак килде, тагын сүз башлады.

—  Син ничек уйлыйсың?—диде.

—  Сугыш беткәнче үк туган илгә кайтасы иде,—дидем мин,— тик менә җае чыкмый әле.

— Монысы, ичмасам, сүз,—диде аксак әсир.—Мин дә шулай уйлыйм. Тик менә аяк сынатыр.

Әле бая гына бик гади булып күренгән күзләр хәзер кара күмердә янып торган чаткылар кебек ялтырыйлар иде.

—  Синең исемең ничек?—диде аксак әсир.

—  Николай.

—  Минеке дә Николай, димәк, адашлар.

—  Шулай булып чыга,—дидем мин.

Кинәт тау кырыенда озын комендант һәм гражданский киемдәге тагын берничә кеше күренде. Алар арасында мине бирегә эшкә җибәрүче немец та бар иде.

Алар югарыдан безне күзәтеп торалар. Комендант бер кулын артка куйган, бер аягын алгарак чыгарып, як-якка карана. Коралсыз әсирләр каршында, тау башына басып, «җиңүче» булып күренергә тырыша. Аның бу ахмаклыгы тумыштан килгән, ахрысы. Аңа, бәлки, бервакыт акыл да керер. Ләкин соң булыр,

Николай аларга күз төшереп алды да кәйлә белән ташка китереп сукты. Ул ачулы иде. Кәйлә очыннан сибелеп киткән чаткылар үз йөрәгеннән чыгалар иде кебек.

—  Адаш,—дидем мин аңа.

Ул да, миңа күтәрелеп карап:

—  Адаш,—диде.

Без бер-беребезне әле хәзер генә танып алдык кебек, йөзгә-йөз карашып тордык. Ни өчендер, икебез дә берьюлы елмайдык. Бәлки, бу безнең күңелләрнең очрашкан чагы булгандыр. Кеше гомерендә мондый минутлар озак онытылмый.

_____________________________________________________________________________

нәфрәт—иң көчле дошманлык, күралмау хисе

фиргавен—борынгы Мисыр патшасы

кыя—үтә текә тау

кәйлә—бер ягы очлы итеп эшләнгән чүкеч сыман тимер корал

уалу—вак кисәкләргә бүленү, ватылу

җинаять—хыянәт, илгә, халыкка каршы эшләнгән зарарлы гамәл

_____________________________________________________________________________

Сораулар һәм бирем

1.  Әсирләрне нинди эшләрдә эшләтәләр?

2.  Бу газаплы тормышны автор кайсы чор белән чагыштыра?

3. Әсирләр нәрсә турында бәхәсләшәләр?

4. Повестьны тулысынча укып чыгыгыз.

                   


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^