Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [69.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга


Васил Маликов

(1924-1992)

Татарстанның атказанган  сән­гать эшлеклесе Васил Малик улы Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа.

Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша. 1948—1953 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау (скульптура) белән шөгыльләнә башлый. Васил Маликовның Казанда Үзәк ял паркы каршындагы монументы шәһәрнең күрке булып тора. Соңгы елларда Васил Маликов үзенең бөтен осталыгын портрет жанрында күрсәтә. М. Вахитов, М. Җәлил һәм башка милли каһарманнарга эшләнгән һәйкәлләр шуның ачык миса­лы. Ул үзенең сыннарында замандашларының характерын бай һәм дөрес итеп ача. Рәссамның берничә әсәре фронт истәлекләренә бәйле рәвештә бирелгән. «Хәтереңдәме, иптәш?», «Соңгысы» кебек хезмәтләре аның иҗади кызыксынуының күпкырлы булуына ышан­дыра.  «Соңгысы» әсәре  1980 елда республиканың Г. Тукай исе­мендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Рәссамга  иҗаттагы  уңышлары  өчен  РСФСРның  атказанган, Татарстанның халык рәссамы дигән исем бирелә.

В. Маликов 1992 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Сораулар

1.  Васил Маликов кем ул?

2.  Аның иҗаты турында нәрсәләр белдегез?

3.  Васил Маликов иҗат иткән нинди һәйкәлләрне беләсез?

4.  Татар скульпторларыннан тагын кемнәрне беләсез?

                   


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^