Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [70.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга


Габдрахман Әпсәләмов

(1911-1979)

Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрен хәзәрге Мордва Республикасының Иске Аллагол авылында туа.

Г. Әпсәләмов әдәби иҗат эше белән бик иртә мавыга башлый. 4 нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза. Арадан берсе Муса Җәлил редакторлык иткән «Октябрь баласы» журналында басыла. Г. Әпсәләмовның язучы булып китүенә Муса Җәлилнең йогынтысы зур була. Габдрахман Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул чагында беренче хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен яза. Аның тәкъдиме белән М. Горький исемендәге әдәбият институ­тына керә. Ләкин институтны тәмамлауга, Ватан сугышы башлана.

Г. Әпсәләмов сугышның башыннан ахырына кадәр сугышта катнаша. Иҗат эшчәнлеге дә чын-чынлап шушы елларда башлана.

Сугыш елларында язылган әсәрләрендә әдип сугыштагы батырлыкны сурәтләсә, аннан соң иҗат ителгән романнарында күбрәк әлеге батырлыкның чыганакларын ачыклау белән кызыксына. «Ал­тын Йолдыз» (1948)—шундый романнарның берсе.

1951 елда Г. Әпсәләмов татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин истәлегенә «Газинур» романын яза. Укучылар бу әсәрне яратып укыйлар.

Язучының Ватан сугышы чоры вакыйгаларына нигезләнеп языл­ган өченче романы «Мәңгелек кеше» дип атала. Анда Бухенвальд үлем лагеренда булган хәлләр тасвирлана. Халкыбызның кыю йөрәкле улы Бакый Назимовның фашист тоткынлыгындагы көрәше күрсәтелә.

Сугыш турында романнар, повестьлар язганнан соң, язучы бүген­ге тормышны сурәтләүгә күчә. 1958 елда аның Казан шәһәре кешеләре турында «Сүнмәс утлар» романы басылып чыга. Бу роман өчен Г. Әпсәләмовка Тукай премиясе бирелде. Аннан соң бер-ике ел да узмый, язучы медицина хезмәткәрләре турында «Ак чәчәкләр» исемле яңа романын төгәлли. Әбүзәр Таһиров, Гөлшәһидә образла­рын укучылар бик яратты. Г. Әпсәләмов шигыренә Җәүдәт Фәйзи язган «Гөлшәһидә» җыры хәзер дә яңгырый.

«Ак чәчәкләр»дән соң Габдрахман Әпсәләмов укытучылар хезмә­тен һәм тормышын яктырткан «Яшел яр» исемле яңа роман иҗат итә, бик күп мәкаләләр, хикәя, повестьлар яза.

«Агыла болыт» романы Муса Җәлилгә һәм каһарман шагыйрьнең намуслы исемен кире кайтаруга зур көч куйган галим Гази Кашшафка багышлана.

Г. Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң 1979 елның 7 февра­лендә Казанда вафат булды.



Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^