Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [94.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

ИДЕЛ КЫЗЫ

(өзекләр)

Беренче башлам

VI

Көн артыннан көн үтә, ел артыннан ел.

Нурия әтисеннән укырга-язарга өйрәнде.

Зураеп, буйчанланып китте. Чәчен ике толым итеп үреп йөртә башлады.

Әтисе белән алар бик дус. Көн саен бер мәртәбә сабак тыңлатып, матур язу дәресе үткәргәннән соң, әтисе аңар Тукайның берәр шигырен ятларга куша.

Нурия китапны шап иттереп яба да аяклы зур көзге артына кереп кача. Әтисе бүлмә бетереп, тавышланып, аны эзли, эзләп тапкач, шаулап сөенә, көрәктәй зур куллары белән кызын тотып ала. Башыннан сыйпаган чакта Нурия әтисенең бармаклары кәкре-бөкре булуын күрде.

—  Әтием, ә нигә синең бармакларың кәкре?—диде Нурия.

—   Мин бик озак урман кистем, кызым,  агач төпләдем,—ди әтисе.

—  Ә нигә агач төпләдең?

—  Ягарга утын кирәк булды.

—   Ә нигә менә бу бармагың кыска?

—   Без, кызым, бабаң белән кышкы суыкта утын кисә идек, мин туңдым да өйгә керик дип шыңшый башладым. Бабаң керми дә керми. Мин, балта белән ярырга дип әзерләгән утын пүләненә кулымны куйдым да: «Кисмик инде бүтән»,—дидем.

Бабаң балтасын селтәп өлгергән икән, тотып кала алмады, минем менә шул бармагымны өзеп чыгарды.

Нурия әтисен кызганудан нишләргә дә белми.

—  Әти, мин сиңа шигырь сөйләп күрсәтәм, яме?—ди.

—  Күрсәт, балам,—ди әтисе.

Нурия күзен йома, башын артка кайшалдыра, иркен зур бүлмәдә

аның тавышы яңгырап ишетелә:

Кыш. Буран. Салкын һава. Яфрак кадәрле кар төшә.

Җил куа карны, һаман да кар төшәм дип тартыша.

Кар бураннары эченнән биек манаралы мәчет килеп чыга, кызый­ның яңгыравыклы нечкә тавышы мәчет янына дөм-сукыр бер картны китереп куя; картны кызганудан аның тавышы өзелеп-калтыранып китә, күз төпләренә әчеттереп яшь бөялә.

Ул, тавышы кысылып, туктый.

Әтисе аны, күкрәгенә кысып, аркасыннан сыйпый, Нурия инде зур—ун яшендә, аркасыннан сыйпаганга ояла, тартыла, урындык алып, әтисе янына утыра.

Әтисе аңа әкият сөйли. Әкияткә үз тормышын, башыннан кичкәннәрен кушып җибәрә.

Йомшак, куе тавыш Нурияне, тирбәтеп, әллә кайларга, ерак дөньяларга алып китә. Иксез-чиксез казакъ даласы ак болытлар төсле ак тирмәләр белән чуарланган. Яланнарны тутырып сарык көтүләре йөри, көтүченең чыбыркы шартлатканы ишетелә, ала мүкләк муенындагы кыңгыраулар чыңлый. Казакъ даласын, сарык көтүләрен Нурия үзләренең Зартугай болынына, Бояр урманы буйларына кайтарып куя. Солтан—күрше Садыйк абзый малае— уҗымга чыгып барган сарыкларны куып алып килә.

Бояр урманы янына көтү йөргән урыннарны карарга барганда и рәхәт тә соң Нуриягә. Солтан җирне казып учак яга, көлгә күмеп бәрәңге пешерә.

—  Мулла кызы, бәрәңге ашыйсыңмы?—ди.

Солтан—такыр башлы, каты куллы малай. Нурия, кайбер көннәрне аңа ияреп, тегермән буасы янына төшә.

Тегермән буасы янында вак бака күп. Нурия аларны, и бичаралар, туңгансыз бит! дип, учына тутырып, тыны белән җылыта-җылыта, өйгә алып кайта. Җамаякка су салып, бака балаларын шунда җибәрә. Иртән инде бака балалары корсаклары белән өскә әйләнеп агарып яталар.

Нурия аларны югарыгы бакчага алып менә, куян баласын күмгән төсле, кабер казып, Көмеш түтәй өйрәткән догаларны укып күмә.

Әнисе аның бу эшен бер дә яратмый.

—  И гөлкәем, ник булышасың бака белән? Ир малай түгел бит син. Ичмасам, чигү чигәриең. Кулың үнәргә өйрәнә торырые...

Әтисе Нурияне яклап чыга:

—  Тимә. Баланы балалыктан мәхрүм итмә. Җан иясен ярата белгән бала җүнсез бала булмас ул. Әтисе белән  әнисе, нәрсәдер  бүлешә алмыйча, дәгъвалашып

китәләр. Бу елларда алар гел тавышланышып торалар. Тату чагында да әтисе гел боек йөри, ул нәрсәдәндер, кемнәндер риза түгел.


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^