Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ (cyr_) [95.html]
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Н. ХӘБИБУЛЛИНА, X. Г. ФӘРДИЕВА, Ә. Н. ХУҖИӘХМӘТОВ
LAT | CYR

Артка | Китапның башына | Алга

Нурия күңеле белән әтисе яклы, ул аны үпкәләтмәскә тырыша, аның боек йөргәнен күрәсе килми. Шуңа күрә ул хәзер күбрәк вакытын урамда, су буенда, ир малайлар балык тоткан урыннарда үткәрә.

Нуриягә нинди сабак укыту турысында да әтисе белән әнисе уртак тел таба алмадылар. Әтисе кызын, Салагышка йөртеп, җәдит мәктәбендә укытырга тели. Әнисе моңа теше-тырнагы белән каршы:

—   Юк-бар белән баланың башын катырмасана, хәзрәт! Син аны укый-яза белергә, ун эчендә исәп-хисап йөртергә өйрәттең бит инде. Шул җитмәгәнмени? Болай да бит ул саулыкка туймый. Төннәр буе китап өстендә күз бетәштереп, йөз саргайтып утырганчы, мин аны үзем йорт алып бару үнәренә өйрәтермен.

Тыштан караганда юаш кына күренсә дә, әтисе таякны тоткан җиреннән сындырырга ярата. Әнисе белән ул озак бәхәсләшми, үз дигәнчә эшли дә куя.

Мең тугыз йөз унынчы елның декабрь урталары. Җир-су туңган. Мул булып кар яуган. Зартугайның 362 йортыннан сыкылы күгел­җем һавага, туп-туры булып, төтен баганалары күтәрелә, янган салам исе, яңа пешкән икмәк исе таралган иде.

Габбас мулла йортыннан кара туры айгыр җигелгән артлы чана Салагышка таба җиңел генә элдереп китте.

Чанага аркасын терәп, төлке толыплы Габбас мулла утыра; аңа каршы көпәш кебек итеп төргән, мамык юрган эченнән алсу бите генә күренеп калган Нурия бара.

Сары каеш кебек сузылган саргылтым юлдан, чана табаннарын чыжылдатып, авылны элдертеп кенә чыктылар да атны сул тараф­ка—Салагышка таба бордылар.

Юлда Саклау урманы аша уздылар. Әтисе атны куаламады, дилбегәне кулына нык тотып, җай гына алып барды. Тоташ актан киенгән имәннәр, юл чатларына басып, озатып кала, урман юлы баш әйләндергеч дәрәҗәдә аулак иде. Шыкырдап очып киткән озын койрыклы саескан, юл буена ак шәлләрен бөркәнеп тезелгән чыршы­лар, тел белән әйтеп бирә алмастай тынлык Нуриянең күңелен биләп алды.

Ул әтисенә карап түгел, кышкы урманга карап барды.

Кара туры айгыр урман юлыннан хуҗа булып бара, аның гөрселдәтеп йөрәк какканы ишетелә, баш очындагы алма бизәкле калын дуга бару уңаена селкенеп-селкенеп куя иде.

—  Кызым, туңмыйсыңмы?—диде әтисе.

—      Ю-у-ук,—дип, иркәләнеп җавап кайтарды Нурия.

Әтисе дилбегә кагып чөңгереп куйды.

Ат аягы астыннан каты кар кисәкләре очып, тирә-якка чәчрәде, куәтле тыгыз җил, биткә бәрелеп, күздән яшь чыгарды.

Шулай да Нурия артына борылмады.

Каты шаулап сызгырып барган чана, атның баш очында инде тизрәк атына башлаган алма бизәкле дуга, каршы җилдән тузган ат ялы—болар барысы яңа, күңел кузгаткыч яңа иде.

Ат, җилдәй очып, урманнан кар даласына килеп чыкты.

Чуртанкүл болыннары башланды.

Инде хәзер Нуриянең күңелен чана юлы офыкка барып тоташкан урын биләп алды. Анда күк йөзе алсу-күгелҗем, кайдадыр болытлар артында кояш нурлы йөзен күрсәтә алмый интегә, шул урында алкаланып килгән саргылт бер балкыш хасил булган иде.

_____________________________________________________________________________

толым—үрелгән чәч

шыңшу—кәефсезләнү, зарлану, елау

яшь бәялә—яшь тыгыла

үнәр—һөнәр

дәгъвалашу—берәр нәрсәне таләп итү, бәхәсләшү

җәдит—яңа, яңача

_____________________________________________________________________________

Сораулар

1.  Нурияне укьгрга-язарга кем өйрәтә?

2.  Нурия әтисен ни өчен ярата?

3.  Анын әтисе кем була?

4.  Әтисе кызын нинди мәктәптә укытырга тели? Ул бу теләген тормышка ашырамы?

5.  «Таякны тоткан җиреннән сындыра» дигән фразеологик әйтелмәне сез ничек аңлыйсыз?


Артка | Китапның башына | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2002



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^