Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Алгебра 8 (cyr_) [91.html]
Алгебра 8
Макарычев Ю.Н.
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

16. Дәрәҗәдән квадрат тамыр

х = 5 һәм х = -6 булганда,     аңлатмасының кыйммәтләрен табабыз:

Карап үткән мисалларның һәркайсында сан­ның квадратыннан тамыр бу санның модуленә тигез:

Теорема

х ның теләсә нинди кыйммәте өчен

                                                 = |x|                    (1)

тигезлеге дөрес.

●   х ≥ 0 һәм х < 0 очракларын карыйк. Әгәр x 0 булса, арифметик квадрат тамыр билгеләмәсе буен­ча  = х. Әгәр х < 0 икән, -х > 0 була, шуңа кү­рә  =-х. х≥0 булса, без |x|= х икәнен, әгәр x< 0 булса,

|х| = булуын беләбез. Димәк, телә­сә нинди х өчен  аңлатмасының кыйммәте |x| аңлатмасының кыйммәте белән тәңгәл килә.

(1) бердәйлеге җөп күрсәткечле дәрәҗәдән та­мыр алганда кулланыла. Җөп күрсәткечле дәрә­җәдән тамыр алу өчен, тамырасты аңлатмасын ниндидер аңлатманың квадраты рәвешендә күр­сәтү һәм (1) бердәйлегеннән файдалану җитә.

1 нче мисал.

  аңлатмасын гадиләштерик.

► а16 дәрәҗәсен (а8)2 рәвешендә күрсәтәбез һәм (1) бердәйлегеннән файдаланабыз:

Теләсә нинди a өчен а8 0 булганлыктан, |a8|= а8.

Шулай итеп,

                                              = а8 . ◄

2 нче мисал.

 (биредә х < 0) аңлатмасының рәвешен үз­гәртик.

►  х10 ны (х5)2 рәвешендә күрсәтеп табабыз:

х < 0 булганга, х5 < 0, шуңа күрә |х5| = -х5.

 Димәк, х < 0 булганда,

=-х5. ◄

3 нче мисал.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^