Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [100.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

XIX ГАСЫР ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК

Татар халкы дәүләтен һәм иреген югалтканнан соң, ике йөз ел вакыт үтеп китә. Шул арада өч-дүрт буын алышына. Ләкин чичәннәр халык иҗат иткән дастаннарны, легендаларны, әкиятләрне сөйләүдә дәвам итәләр. Борынгы бабайларның батырлыклары, дәүләтләрнең куәте турындагы дастаннарны, легендаларны, әкиятләрне кулъязма рәвешендә тараталар. Шулай итеп, кимсетелгән, изелгән халык күңелендә ерак тарихтан килгән горурлык хисе буыннан буынга күчә. Милли рух Батырша, Пугачев восстаниеләре булып тышка бәреп чыга: татар халкы кулына корал ала һәм изүчеләренә каршы көрәш­кә күтәрелә. Тигезсез көрәштә ул тагын җиңелә, киселә, кыйна­ла һәм үз эченә йомылып, Аллага сыенып яши башлый.

1812 елгы сугышта милләттәшләребез тагын бер тапкыр талпынып алалар. Аларда илне саклаучы горурлыгы уяна. Та­тарлар французларга каршы батырларча сугышалар. Мәшһүр шагыйрь һәм 1812 елгы сугыш герое Денис Давыдов: «Гене­рал Ермолов татарлардан гаскәр төзеде. Бу гаскәр көчлелектә, кыюлыкта һәм осталыкта алардан (чик буе казакларыннан) югары»,— дип яза.

Татарлар үзләре дә батырлыклары белән мактанып алудан тартынмаганнар:

Урамнарын тутырса да французлар Мәскәүнең,

Унике типтәр бетерде французның гаскәрен.

Французлар монда килгәч, таныдылар үзләрен,

Уңда — башкорт, сулда — типтәр, табалмыйлар эзләрен.

Мәскәүгә дә кердек без, Наполеонны күрдек без,

Французны җиңгәндә, җир җимертеп йөрдек без,—

дип, бәет әйтеп йөргәннәр.

Еллар үтү белән, җәмгыять тә үзгәрә. Татарлар да феода лизмнан капиталистик мөнәсәбәтләргә аяк атлыйлар. Капиталистик мөнәсәбәтләр татарларга милләт булып оешырга шарт­лар тудыра. Милләттәшләребез сәүдә итеп, төрле илләргә барып чыгалар. Европа илләрендәге тормышны, андагы сән­гатьнең, фәннең алга китүен үз күзләре белән күреп кайталар. Милләт булып оешып алгач, кешечә яшәү өмете кузгала. Укымышлылар тагын бер кат җилпенеп алалар. Татар мил­ләтен башка илләр дәрәҗәсенә якынайту юлларын эзли баш­лыйлар. Ә моның өчен белем, тәрбия, яңалыкка омтылу кирәк, дигән нәтиҗәгә киләләр. Милләтне шундый чаралар белән үстерергә теләүчеләргә мәгърифәтчеләр диләр.

Кешеләрне әдәпле, белемле хезмәткәрләр итеп тәрбияләү өчен китаплар, газета-журналлар бастыруны оештырырга, мәдрәсә программаларын үзгәртергә, татарларга югары белем алу өчен шартлар тудырырга кирәк була. Мәгърифәтчеләр, җиң сызганып, шул эшкә керешәләр. Ләкин моңа татар­ларның кинәт үсеп, күтәрелеп китүләреннән курыккан рус хөкүмәте аяк терәп каршы тора. Милләтнең үз эчендә дә яңалык белән бергә дәрәҗәләренә куркыныч килүен сизенгән надан муллалар, булдыксыз чиновниклар барлыгы беленә. Мәгърифәтчеләр белән властьларын саклап калырга тыры­шучы иске фикерле зыялылар арасында кискен көрәш башла­на. Бу хәл әдәбиятта ике юнәлеш тудыра. Әдипләр үзләре күрергә теләгән татар тормышын һәм шул тормышны төзүче белемле персонажларын мактыйлар, ә иске тормышны тән­кыйтьлиләр.

Бу өлкәдә тәнкыйтьчеләр Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Гали Чокрый аеруча зур эш башкардылар.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^