Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [101.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Муса Акъегет

(1864- 1923)

ХИСАМЕТДИН МЕНЛА[1]

«Н» карьясенең[2] ханәләре[3] гади ханәләр кебек агачтан вә башлары бәгъзан саламнан, бәгъзан агачтан ясалмыштыр. «Н» авылында ике мәчет бар. Бер урамлы авыл булып, урамы озын вә киңдер. Мәчеттән ерак түгел бер кечек ханә вар.

Бу ханә үзе кечек булса да, тактадан башы, анбары вә ныклы сарайлары хуҗасының иҗтиһатлы вә хезмәт сөйгән адәм идегене күрсәтерләр иде. Бу ханәдә менла кадыны тол Зөлхая вә угылы Хисаметдин менла атлы адәмнәр торырлар иде.

Ике-өч ел моннан элек менла Хисаметдин төрек җиреннән белем алып туган җире «Н»гә кайтты. Хәзерге көндә өйнең бер почмагында сабыйларга дәрес бирер иде. Кайберәүләр Хисаметдин менланы яклыйлар иде, чөнки ике ел эчендә балаларына язарга, хат танырга, гыйльме хисап өйрәтте; әмма күп адәм менлаи яхшы белмәдекләреннән сөймәсләр иде, мәсәлән, авылның указный менласы карт Бикбулат, көнлә­шеп, аны сөйми иде: «Ничөн бу юләр наданга балаларыгызны вирәсез, тәүфыйктан чыгарыр, китерегез бәнем үз мәдрәсә­мә...»  Һәм шуның ише асылсыз сүзләр илә Хисаметдин менлаи хурлар иде. Күп халык карт менланың сүзенә шәригать сүзе кебек инаныр иде.

Хисаметдин менла хәрәкәт вә кәсеп сөйгән менла иде: ун дисәтинә җире бар иде. Гәрчә бер хезмәтче тотса да вә эш күп вакытта яз вакыты иген эшендә, башка хезмәтчеләр ялласа да, күп вакытта үзе дә кара иген эшене эшләер иде.

Йөзенә баксаң, бу егерме биш яшьлек егеткә гаҗәпләнер­сең. Йөзе гүзәл ачык. Яңа чыкмыш кечек сакалы вә мыекла­ры коңгырт төстә улып матур йөзен тагы да арттыралар. Нур­лы вә күк күзләре китап битенең юлыннан юлына йөгереп йөриләр. Башында бархат тәкъясының көмеш ае ялт-йолт ял­тырар.

Хисаметдин менла үз милләтен, ягъни татарларны, күп сөйгән адәм иде... Хәтта Бикбулат менла аны көнләшеп дош­ман күрсә дә, ул һич дошман күзе белән аңа бакмаз иде. Чөнки яхшы белә иде ки, бу дошманлык көнчелектән кәлер.

Мәшһүр газетаны ачып укымая башлады: «Бер байгуш күрсәк җанмыз агырып, кайгы хасил булыр йә үлем түшәгендә яткан бер кеше күрсәк, күземезә яшь, күңелемезә мәрхәмәт кәлер,



[1] Повесть кыскартып алынды. Аңлашылмаган сүзләрнең кайбер­ләре хәзерге әдәби телгә күчерелде.

[2] Карьясенең — авылының.

[3] Ханәләре — өйләре.


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^