Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия.:: Әдәбият 9 (cyr_) [113.html]
Әдәбият 9
А.Г. Яхин
LAT | CYR

Артка | Эчтәлек | Алга

Габделҗәббар Кандалый

                          (1797—1860)

Шагыйрь элекке Самара губернасы Ставрополь өязе (хәзер­ге Ульяновск өлкәсе) Иске Кандал авылында мулла гаиләсен­дә туган. Кандалый 17 ел буена мәдрәсәдә укый. Яшьтән үк ул уку тәртипләреннән риза булмый: әле бер, әле икенче мәд­рәсәгә күчеп йөри. Туры сүзле егет, күрәсең, надан муллалар турында ни уйлавын аларның йөзләренә бәреп әйткәндер, аны шуның өчен укудан да куалар. Шулай йөри торгач, ниһаять, укуын тәмамлый һәм 27 яшендә туган авылына кайтып мул­ла була.

Габделҗәббар үткен телле, шул ук вакытта нечкә күңелле хис кешесе дә булган. Шуңа күрә аның иҗатында усал сатира да, нечкә юмор да, эчкерсез мәхәббәт хисе дә чагылыш тапкан.

Габделҗәббар Кандалый заман кимчелекләрен тәнкыйтьли һәм мәхәббәт темасына яза. Мәхәббәт хисен әйтеп бирүдә аңа тиңдәш әдип юк дияргә була.

СӘХИПҖАМАЛГА

Сәңа, җаным, дога иттем,                                   Сәхипҗамал, чибәрем лә,

Дога илә сәлам иттем,                              И матурым, сөярем лә,

Сәламнәрнең соңы җанкәм,                               И белмәдем нидәрем лә,

              Язып гозер кәлам иттем[1].                                   Сагышыңны мөдәм иттем[2].




[1] Гозер калам иттем — үтенеч сүзе әйттем.

[2] Мөдәм иттем — озак вакытлар кичердем.                                            


Артка | Эчтәлек | Алга

КАЗАН «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ, 2004



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^